Беркем беркемне күрми. Экранга төбәлгәннәр. Анда - кызыклырак дөнья. Анда - бөтен хисләр. Ярату да, гаҗәпләнү дә, ачулану да смайллар аша белдерелә. Анда - ашыгыч хәбәрләр.
Аптырарсың, элек телефонсыз, айфонсыз ничек яшәгәнбез икән... Яшьләр хәтта янәшә утырып та, бер-берсенә хат юллый. Чын тормышта чын аралашуны, күзгә-күз карашуны онытып барабыз бугай...