+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
24 Мая 2017, 21:00

“Хәвефсез тәгәрмәч” имин балачакка илтә

Республикада ел башыннан балалар катнашлыгында теркәлгән 105 юл фаҗигасендә 7 баланың гомере өзелгән, 111е җәрәхәтләнгән. Аянычлы вакыйгаларның күпчелеге җәйге каникулларга туры килә. Бу җәһәттән төбәктә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтүгә зур игътибар бүленә. Уфада “Хәвефсез тәгәрмәч-2017” яшь инспекторлар отрядларының республика слеты да шушы максаттан оештырылды. Бәйгене ачу тантанасында Башкортстан Республикасының Эчке эшләр министры Роман Деев, мәгариф министры Гөлназ Шәфыйкова һәм Башкортстан буенча ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдинов катнашты.

— Балалар һәм үсмерләрнең юл хәрәкәте өлкәсендәге белемен камилләштерү буенча чаралар ел дәвамында оештырыла, — диде Динар Заһит улы. — Бүген старт ал­ган конкурс кысаларында укучылар Габдрахман Кадыйров исемендәге Спортның техник төрләре үзәге вәкилләре оештырган осталык дәресендә катнаша, ЮХХДИның махсус техникасы белән таныша ала. Иң мөһиме – балалар биредә алган белемнәрен җәй дәвамында хәтерендә тотачак һәм яңа уку елын исән-сау каршылаячак.
Балаларны һәм үсмерләрне юл хәрәкәте кагыйдәләренә өйрәтүче чарада Башкортстан төбәкләреннән 300гә якын бала катнашты. Дүрт кешедән торган командалар төрле конкурсларда көч сынады. Беренче урын яулаган Ишембай командасы 1-8 июньдә Ульяновск шәһәрендә үтәчәк Бөтенрусия финалында Башкортстан данын яклаячак. Икенче урында — Салават, өченчедә Балакатай командалары.
Әйткәндәй, республикада яшь инспекторлар хәрәкәтенә төрле яшьтәге 19 мең бала җәлеп ителгән. Моннан тыш, төбәктә үсмерләрнең тугыз автомобиль мәктәбе, авто, мото һәм картинг-клублар эшли. Аларда 500дән артык бала шөгыльләнә.
Читайте нас