Якыннары, туганнары белән аралашкач, андагы барлык яхшы сыйфатларның чишмә башы туган туфракта, ата-ана тәрбиясендә булуга ышанасың. Аның абруй-ихтирамы тырышлыгыннан, табигый зирәклегеннән, хатыны Светланадан уңудан икәнлеккә инанасың. Үрнәкле балалар үстергәннәр алар. Хәзер оныкларын тәрбияләшәләр. “Дәүләт-байлык — дус-иш аркасында, яхшы исем — хатын аркасында”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Аннан соң, баланың атага булган мәхәб-бәте дә ана йөрәге аша килә, ди бит.
...Туган авылындагы сигезъеллык мәктәптән соң, Югары Манчарда укый ул, урта мәктәпне Семилетка бистәсендә экстерн белән тәмамлый. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында югары белем алгач, юллама белән Чакмагыш районы “Родина” колхозына зоотехник итеп эшкә җибәрелә. Бераздан тәҗрибә туплаган белгечне район токымчылык предприятиесе җитәкчесе итеп тәгаенлиләр.
Токымчылык терлекчелекнең нигезен тәшкил итә. Бу тармакта уңай нәтиҗәгә ирешү өчен максатчанлык, фәнни эзләнү, алдынгы технологияләрне җентекле өйрәнү һәм кулланышка кертү таләп ителә. Ринат Вилданов заманча токымчылык предприятиесе оештырып, аңа егерме елга якын җитәкчелек итте. Венгрия, Голландиягә барып продуктлылыкны күтәрү ысулларын өйрәнеп кайтты, даими рәвештә белемен камилләштерде. Салган хезмәт, сарыф ителгән вакыт бушка китмәде. Тулысынча ясалма орлыкландыру юлы белән предприятие 100 сыердан 98 бозау алуга иреште. Бүгенге көндә район сөт җитештерүдә республикада иң алдынгылардан санала икән, монда, һичсүзсез, оста оештыручы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Ринат Вилданов җитәкләгән коллективның роле зур. Үз вакытында күренекле галим, авыл хуҗалыгы институтының элекке ректоры Назыйф Бәхтизин аның турында болай дигән иде: “Ринат Вилдановны аз гына белгән кешеләр дә уңай фикердә. Аңлавымча, ул бары тик алдынгылар сафында барырга тырышкан һәм бара белгән кеше. Без аны соңгы елларда республикада гына түгел, Русия күләмендә үз уңышлары белән танылган, яңалыкка омтылучан, фән казанышларын гамәл-гә ашыручы, авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында абруйлы белгеч буларак беләбез һәм таныйбыз. Мин бу укучым, бигрәк тә якташым белән горурланам, аңа киләчәктә уңышлар телим”.
...Әнисе хатирәләрендәге тиктормас, “башлы малай” үскәндә үк әткәй-әнкәй сүзеннән чыгуны башына да китермәгән. Алар хакын хаклап гомер итеп, риза-бәхиллекләрен алып калган.
“Балалар, болай булыгыз, тегеләй итегез дип, үгет-нәсыйхәт укымадылар безгә. Шулай да инәй мәрхүмә: колачламас эшкә тотынма, ирешелмәс дан артыннан кума, ди торган иде”, — дип искә ала ул.
Ата-анасы гаилә, әхлак кыйммәтләрен үзләренең яшәү рәвеше белән балаларның күңелләренә сеңдереп барганнар. Ринат аганың әнкәсен яратканы һәр сүзендә саркылып тора. “Гаилә мөнәсәбәтләренә аңардан өйрәнгәнбездер. Кич җитсә, әткәй кайтмыйча, табын янына утырганыбыз булмады. Тәү карашка әллә ни түгел сыман. Әмма, олыны – олы, кечене кече итәргә өйрәнү шуннан башлана бит”, — ди ул.
Әйткәндәй, ата-баба васыятен үтәү, нәсел җепләрен барлауда үрнәкле эшләре күп аның. Бишкурайда аларның Фәвил Гыйльданов белән бергә оештырган Вилдановлар һәм Гыйльдановлар нәселен данлаган ифрат матур җыеннарында булырга туры килгән иде. Биредә Ринат ага: “Ата-бабаларны олылау, туганлык тамырларына игътибарлы булу бик мөһим. Авылыбызның 20 буынга сузылган гомум шәҗәрәсеннән башка, күп гаиләләрнең нәсел җебен санаган язмалар бар. Мондый җыеннарның максаты — шушы җепләрнең өзелүенә юл куймау. Тарихы юкның – киләчәге юк!” — дигән иде.
Башкаларның Ринат аганы олылау, ихтирам итү сәбәплә-ренең янә берсе, аның үрнәкле гаилә башлыгы, үз һөнәренең остасы, ярдәмчеллеге өстенә, шәп баянчы, җырчы булуындадыр. Гармунчыларны бик ярата бит безнең халык. Гомумән, моңлы күңелле кешене асыл зат диләр.
Әйе, моңга, шигърияткә балачактан ук гашыйк ул. Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин шигырьләрен яттан белә. Бу каләм осталарының искиткеч халыкчан, тормышчан фәлсәфәсен зиһене, күңеле аша үткәреп ярата. Тың-лаучыга да шуны бөтен интонациясе белән җиткерә белә.
“Шагыйрь мин уйлаганны язган бит, мин әйтергә теләгәнне, дип уйлый-уйлый укыйм мин аларны”, — ди ул һәм Роберт Миңнул-линның “Чордашларым” шигыренә күчә:
....Мин яратам сезне,
чордашларым!
Сез кадерле миңа барыгыз да!
Шуңа күрә дә мин сезнең белән,
Шуңа да мин сезнең
яныгызда!
...Сәхнә аның өчен ниндидер илаһи бер могҗиза һәм күңел түрендә йөрткән ымсындыргыч хыял булгандыр. Баянын алып җырлаучыларга ияреп уйнап киткәндә, күңелләрдә илаһи моң күпере сузыла башлаганны тоясың. Шагыйрь язганча:
“...күрекләрен сузып сузып,
Телләрен моңга манып” уйный ул. Җиденче дистәне тутырганда бик теләп халык уен кораллары ансамблендә уйный, ветераннар хорында җырлый, конкурс-фестивальләрдә катнаша. Спорт та аның гомерлек юлдашы булды. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диюләре нәкъ Ринат ага кебекләр турында да инде. Ул — чын мәгънәсендә, үзенең гамәлләре белән егетлеген күп тапкырлар исбатлаган кеше. Егет асылы.
— Берәр кешегә ярдәмем тисә, булыша алсам, чын күңелдән сөенәм, чөнки кечкенәдән, әткәйнең дә, инәйнең дә беркемне дә кире бормыйча, үз эшләреннән бүленеп, булдыра алганча кешегә ярдәм итүеләрен күреп үстек, — ди хезмәт ветераны.