Русия Федерациясенең Оборона, Мәгариф һәм фән министрлыкларының берлектәге боерыгы нигезендә, районның 24 укучысы “Ручеек” балалар сәламәтләндерү лагерена җыелды.
— Алар өчен без 40 сәгатьлек уку программасы әзерләдек, — ди әлеге чараны оештыручыларның берсе, Спартак урта белем бирү мәктәбе укытучысы, өлкән лейтенант Петр Денисенко. — Моннан тыш, егетләрне хәрби хезмәт нечкәлекләре белән таныштырабыз, күпләренә алда кирәк булачак һөнәрләргә төшендерәбез. Алар армиядәге көн тәртибендә яшәп ала, солдат шулпасының тәмен тоя.
Хәрби җыенда барысы да армиядәгечә — сәгать җидедә уяналар, физик күнегүләр, урын-җир җыештыру, иртәнге аш белән башланган көннең бер минуты да бушка узмый.
Күпләр физик әзерлек дәресләрен көтеп ала — турникта күтәрелү, йөгерү, сикерү кебек күнекмәләрдә өлгерлек күрсәтә, ә кемгәдер алар авырлык белән бирелә.
Егетләргә пневматик мылтыктан ату, кул гранатасы муляжын ыргыту аеруча ошый. Биредә алар үзләрен чын хәрбиләрчә хис итә.
Кичен “солдат”ларны тәрбияви чаралар, сугыш турында кинофильмнар карау көтә. Бер сәгатьтән артык вакыт — ата-аналар белән очрашуга. Ә алар хәрби форма киеп, кинәт кенә зур үсеп, җитдиләнеп киткән улларына карап туялмый. Кичә генә малай-шалай иде, бик тиздән Ватанны саклаучылар булачак бит алар!