Башкала хакимияте башлыгы Ирек Ялалов хәлне болай аңлата:
- Соңгы 6 елда шәһәрнең энергетика хуҗалыгы шактый гына яңартылды. Әмма ресурслар белән тәэмин итү компанияләре, муниципалитетлар кебек, бурычларын кайтарып алуны еллар буена көтеп тормый, катгый эшли, алар ресурслар бирүне туктата.
Аның сүзләренә караганда, энергетиклар “артык тырышып ташлаган” – светофорларны да сүндергән, бераздан алар эшләп киткән.