— Моннан ике ел элек “Юлдаш” радиосы соңгы төяге билгесез булган солдатлар исемлеген төзү, каберлекләрен ачыклау буенча зур акция үткәрде, — диде ул. — Шушы изге эшләр барышында Орел өлкәсенең Ушаков авылындагы туганнар каберлегендә Башкортстанның Әбҗәлил районыннан Исмәгыйль Ибраһимов җирләнүе ачыкланды. Сәфәр оештырылуын ишеткәч, аның якыннары безгә кушылды.
Салават районының Мәчетле авылыннан Көнсылу Казыйханова әйтүенчә, аның дәү әтисе сугышка җиде улын озаткан. Аларның бишесе яу яланында ятып калган. Берсе Орел өлкәсендә барган каты сугышларда башын салган. Көнсылу ханым, яугир туганының кендек каны тамган иске өй нигезеннән бер уч туфрак алып, аны сәфәргә баручыларга биреп җибәрде.
Сәфәр бик дулкынландыргыч булды, еш кына тетрәндергеч тойгылар кичердек. Утлы яланнарда башын салган якташларыбыз килүебезне көтеп торгандай, безне шатланып каршы ала кебек тоелды. Каберлекләр янында аятьләр укып, Башкортстаннан алып килгән агачларны утыртып, анда туган туфракны да салгач, чын мәгънәсендә, җаннар белән җаннар очрашкандай булды.
Юлдашларыбыз арасында иң өлкәне Юрик Закировка — 78 яшь. Озын сәяхәттә аны сеңлесе Тәнзилә Нәбиуллина озатып йөрде. Алар Салават районының Нәсибаш авылыннан фронтка киткән һәм Орел өлкәсендәге Маркин авылында башын салган Закир Закиров җирләнгән урынга зыярәт кылды.
— Әти сугышка киткәндә миңа 3 яшь иде, — ди Юрик ага. – Нәни булуыма карамастан, әтине хәтерлим әле. Аның өйгә килеп кереп, өстәл янында нидер хәстәрләп йөргән әнине кочаклап алганы күз алдымда тора. Бүген дә үзен күргәндәй булдым, ятим балачакның ачы яралары төзәлгәндәй тоелды, “Юлдаш” радиосына рәхмәтем чиксез.
Чиләбе өлкәсеннән Мөгалимә Байгилдина биредә дәү әтисе – Салават районының Лагыр авылыннан Габидулла Абхаликов җирләнгән урынны тапты. Әдһәм картәтиләренең соңгы төяген эзләүче Баһаветдиновлар исә, үз автомобильләрендә Ханты-Мансийскидан Орелга кадәр меңнәрчә чакрым юл узып, чараларга килеп кушылды.
Төбәктәге иң зур туганнар каберлеге — Фошня авылында. Монда 1 меңнән артык солдат җирләнгән, бүген аларның 300енең генә исеме билгеле. Сугыш залплары туктаганга җитмеш елдан артык вакыт узса да, эзтабарлар исемнәрне ачыклый, билгесез документлар таба.
Белорет районыннан Якуп Малыбаев озак вакыт хәбәрсез югалганнар исемлегендә була. Шушы сәфәрдә аның оныклары — хезмәттәшләребез Гөлнара Шәмсетдинова һәм Радик Малыбаев картәтиләренең соңгы йортын күрде.
Башкортстан Хәрби комиссариатының Уфа районы һәм башкаланың Дим районы буенча бүлек җитәкчесе Илдар Яппаров картәтисе җирләнгән урынны тапты.
— Аның кайдадыр шушы якларда җирләнгәнен белә идем, әмма авылын монда килгәч эзләп таптым, бу — бер могҗизадыр, — ди ул.
Орел өлкәсендә илебезнең данлы тарихын хөрмәтләп саклыйлар. Анда яше дә, карты да Бөек Җиңүнең кадерен, дәрәҗәсен белә. Район хакимияте Башкортстанда сугышта һәлак булган яугирләр исемлеген тергезү, тарихны өйрәнү буенча алып барылган эшләрне югары бәяләде. Хакимият башлыгы Виктор Громов өлкә җитәкчелеге исеменнән республика җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде. Башкортстан вәкилләре исә, Урал тауларыннан сәлам җиткереп, бәйрәм концертына кушылды. Әлфия Юлчурина, Филүс Касыймов, Сәет Билаловның чыгышларын халык җылы кабул итте. Без район үзәгендә “Үлемсез полк” акциясендә дә катнаштык. Һәр урында кунак иттеләр, зур булмаган авылларда да төзек обелисклар, туганнар каберлекләренең каралган булуы ошады.
Орел өлкәсендә һәр колач җир безнең картәтиләребез каны белән сугарылган. Каты алышлар барган яланнарда бүген икмәк үстерәләр. Биредә халык хәтере дә яши. Шушы сәфәр барышында без аның үлемсез булуына янә бер ышандык. Аны оештырырга ярдәм иткән “Башкортостан” телерадиокомпаниясе җитәкчелегенә, Урман хуҗалыгы министрлыгына, Дүртөйле урман хуҗалыгы тергезү хезмәтенә, Иглин урман хуҗалыгына, Уфадагы “Авторейс” компаниясенә, “Шаран” крестьян-фермер хуҗалыгына, курай бүләк иткән Риф Дилмөхәммәтовка, “Башкортостан” телевидениесенең сәнгать цехы хезмәткәрләренә һәм изге фатихаларын биреп, безне озын юлга озатып калган радиотыңлаучыларыбызга олы рәхмәтләребезне юллыйбыз.