-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 июнь 2017, 02:00

Кызлар тавын сагынып кайта ул....

Күренекле табибә Ләлә Хаҗипованы 80 яшендә дә яраткан эшеннән җибәрмиләр.Ул – республиканың атказанган табибы, Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, республика Эндрокринологлары ассоциациясенең мактаулы әгъзасы. Аны Башкортстанның Баш эндокринологы, Илеш-Баймак районнары дуслыгына нигез салучыларның берсе буларак та яхшы беләләр.Ләлә Галимҗан кызы эшенә җитди каравы, эзләнүчәнлеге, медицина фәнендәге яңа казанышларны үзләштерү өстендә даими эшләве белән дә аерылып тора.

Данлы юбилеен ул эш өстендә каршы алды. Республика госпиталендә ветераннар, хезмәттәшләре аны чәчәкләргә күмделәр. Госпитальдә 7 бүлек булуга карамастан, ул берүзе барысына да өлгерә. Киңәш, ярдәм сорап та киләләр, ә ул, ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы, кешелекле һәм кечелекле, киң күңелле бул­ганлыктан, һәркемгә һәрчак ярдәм кулы сузарга, һәркемнең хәленә керергә, күңеленә ачкыч табарга әзер. Кесә телефоны да тынычлык бирми, пациентлары әледән-әле киңәш сорап шалтыратып кына тора. Ял көннәрендә исә ул үзе дә аларның хәл-әхвәлләрен белешеп тора. Каян килгән соң аңа бу матур, күркәм сыйфатлар?
Ләлә Галимҗан кызы туган җирен сагынып, Илеш районының Йонны авылына җае чыккан саен кайта. Бәрәвез чишмәсенең суын эчә, Кызлар тавына менеп, тирә-юньне күзәтергә ярата. Йомран басуында үскән арыш, бодай башакларын сыйпый, Аргы имәнлектә үскән агачларны кочагына ала. Авылдашларын хөрмәт һәм ихтирам итә, алар белән ихлас аралаша.
Ләлә укытучылар гаи­ләсендә туып-үсә. Әтисе Галимҗан гомер буе укытучы, мәктәп директоры, әнисе Маһира да шушы изге һәм игелекле һөнәрне сайлаган.
Ләлә кече яшьтән үк табиб булырга хыяллана. Унынчы сыйныфны тәмам­лагач, мединститутка имтиханнар тапшыра. Ләкин химиядән өчле алгач (нишлисең инде, ул заманнарда авыл мәктәбенең белем бирү дәрәҗәсе шулайрак иде), конкурстан үтми. Шулай да максатыннан читкә тайпылмый, документларын медицина училищесына илтеп бирә. Бу уку йортын кызыл дипломга тәмамлагач, институтка укырга керә. Ул вакытларны болайрак искә ала: “Уфадан Яркәйгә юл начар булганлыктан, бик-бик сирәк, анда да “кукурузник” белән генә кайта идек. Шуңа каникулларны да тулай торакта үткәрергә мәҗбүр булдык, стипендиягә генә яшәдек. Алмаш киемнәребез дә юк иде хәтта. Ач-ялангач булсак та, ихлас күңелдән тырышып, бер-беребез белән ярышып укыдык. Үзебезне сынар өчен эшкә дә таныш булмаган ерак районга барырга хыялландык. Шуңа да 1963 елда эш урыны итеп Баймак районын сайладым һәм дәртләнеп, җиң сызганып, шунда юлландым...”
Баймаклылар тырыш Илеш кызын тиз арада яратып өлгерә, үз итә. Алай гына да түгел, эшкә килүенә бер ел дигәндә, 1964 елда, аны Баймак шәһәр Советы депутаты итеп сайлыйлар.
1966 елда яшь белгечне Новокузнецк ординатурасына белемен камилләш­терергә җибәрәләр. Аннан ул Уфаның 1нче клиник дәваханәсенә эндокринолог булып кайта. Менә шуннан бирле инде 54 ел ак халатын салмый. Ләлә Галим­җан кызы терапия һәм эндокринология бүлекләренә, ә 1994 елдан яңа ачылган сугыш ветераннары госпи­таленең терапия бүлегенә җитәкчелек итә. Шул ук елларда республиканың Сә­ламәтлек саклау министрлыгы каршындагы үзәкләш­терелгән дәваха­нәнең консультанты булып та эшли. Мин үзем дә яхшы хәтер­лим: Тихорецкий урамында урнашкан бу дәваханәдә ул вакытта, башлыча, республика җи­тәкчелеге дәва­ланды.
– Озак еллар республика элитасын дәваладым, әмма үзем өчен бернәрсә дә сорарга кыймадым. Ирем белән гадәти шәһәр фатирында яшибез. Аның каравы, күңелем, җаным тыныч, намусым саф, – ди ул.
Ләлә Галимҗан кызы һәм Рәдиф Кәшфи улы корган тату һәм мәхәббәтле гаиләдә, үзләре үрнәгендә, берсеннән-берсе тырыш һәм эшчән, уңган ике кыз үсә. Гөлшат, БДУның физика-математика факультетын тәмамлап, Мәскәү шәһәрендә эшли. Оныгы Мәдинә Русия Дәүләт хезмәте һәм идарә академиясен 2015 елда тәмам­лаган, француз һәм инглиз телләрендә иркен сөйләшә. Галия исә, әнисе юлыннан китеп, Уфаның 39нчы мәктә­бен – көмеш медаль­гә, медицина институтын кызыл дипломга тәмамлый. Хә­зерге көндә Уфада Медицина мәгъ­лүмат-ана­литика үзәгендә директор урынбасары вазыйфасын башкара, медицина фән­нәре кандидаты. Ләлә ханымның оныгы Даяна да медицина университетында укый.
Ләлә Галимҗан кызы бүген дә халыкка хезмәт итә алуыннан ләззәт табып яши. Рух ныклыгы һәм байлыгы, заманча белемгә ия булу, уртаклашу, яшь буынга остазлык – аңа хас, күркәм сыйфатлар. Рес­публиканың сугыш ветераннары госпитале баш табибы Хәлил Мостафин да аңа бик югары бәя бирә: “Ләлә Галимҗан кызы һәр кешене, һәр пациентны, һәр ветеранны үз туганы кебек якын күрә, хәстәрли, кайгырта, дәвалый. Безнең өчен ул – һәр яклап үрнәк”, — ди.
Хезмәттәшләре, туганнары, дуслары, якташлары, авылдашлары олы хөрмәт­кә һәм ихтирамга лаек Ләлә Галимҗан кызына матур гомер бәйрәме уңаеннан киләчәктә дә уңышлар, бәхет, шатлык, ныклы сә­ламәтлек һәм озын гомер тели.
Фәйләс Муллагалиев,
Башкортстан Республикасының атказанган агрономы,
Фәнис Гәрәев,
юбилярның авылдашы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.
Читайте нас