+25 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
2 Июня 2017, 21:00

“Нур” алдында нурлы бәйрәм үтте

Ямьле җәй, елдагыча, матур балалар бәйрәмнәре белән башланды. Уфа “Нур” татар дәүләт театры бинасы алды Балаларны яклау көнендә чын әкият дөньясына әйләнде. Күңелле тамашага Уфадан гына түгел, республикабызның төрле районнарыннан да балалар килгән иде.

Алар әкият геройлары белән бергәләшеп әйлән-бәйлән уйнады, табышмакларга җавап тапты, сабын куыклары очырды, акбур белән асфальтта рәсем ясады. “Нур” театры артистлары нәниләрне үзләре белән җырлатты да, биетте дә. Тирә-як балаларның шат көлү тавышларына күмелде.
Соңыннан һәммәсе бергәләп Мансур Гыйләҗевның “Серле алтын тарак” әкиятен карады. Бәйрәмнән һәркем канәгать калды.
Читайте нас