Реабилитация үзәге районның Яңа Янсәет авылындагы элекке мәктәп бинасында урнашачак. Аңа өстәп, гомум мәйданы 2500 квадрат метр тәшкил итәчәк тагын 8 бина төзү күз уңында тотыла. Ел дәвамында эшләячәк тернәкләндерү үзәгендә барлыгы 56 урын булдырылып, анда массаж һәм процедура кабинетлары, бассейн, тоз шахтасы, тренажерлар залы җиһазландырылачак. Биредә интеллектуаль эшчәнлеге, сөйләшү, ишетү, күрү сәләтләре һәм башка функцияләре бозылган балаларга даими ярдәм күрсәтеләчәк, аларны дәвалау һәм күнектерү оештырылачак.
Тантаналы чарада Дәүләт думасы депутатлары да катнашуын күз уңында тотып, район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин аларга аерым рәхмәт белдерде, экореабилитация үзәге төзелешенә һәрьяклы ярдәм күрсәтүләренең игелекле эш, сайлаучылар наказларын үтәүнең бер чагылышы булуын билгеләде. “Ана һәм бала” хәйрия фонды җитәкчелегенең бик мөһим социаль бурычны үтәүгә алынганнарын ассызыклады, чираттагы тернәкләндерү үзәген төзү урыны итеп Караидел районы сайлануының урындагы властьлар өчен бер үк вакытта зур җаваплылык та булуы хакында белдерде.
– Реабилитация үзәген төзү – үзенә күрә зур әхлакый батырлык та, күпләр өчен үрнәк тә ул, – диде Дәүләт думасы депутаты Сергей Гаврилов. – Бу изге эш уртак максатка – мөмкинлекләре чикле балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итүгә юнәлтелгән. Без җәмгыятьтә бүгенге кебек гади булмаган чорда һәр катламның мәнфәгатьләрен күз уңында тотарга, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә бурычлы.
Аның бу сүзләренә шулай ук Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин да кушылды һәм район хакимияте башлыгы Илдар Вил улына үзәк төзелешен хуплаганы, һәрьяклы ярдәм күрсәтергә әзер торуы өчен рәхмәт белдерде. “Ана һәм бала” хәйрия фонды директоры Тимур Кунакхуҗин шундый ук үзәкнең Стәрлетамак шәһәрендә ничек төзелүе, бу эштәге тәҗрибә, мондый социаль объектның урындагы халык һәм авыру балалар өчен әһәмияте турында сөйләде.
Чара ахырында тиздән төзелеш башланачак урында символик таш ачылды, изге теләкләр әйтелде.
Зилә ЗАКИРОВА.