0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июнь 2017, 19:17

Кызын кыйнап тоткан ... педагог

Яңавылда элекке укытучы 9 яшьлек кызына мәрхәмәтсезлеге өчен хөкем ителгән.

Ул, алкогольле эчемлекләр белән мавыгып, кызын тәрбияләү турында оныткан. Бала антисанитар шартларда яшәгән, юньле ашау күрмәгән. Рәхимсез хатын баланы кыйнаган да.

Яңавыл районы һәм шәһәре суды хатынны 350 сәгать мәҗбүри эшләргә хөкем иткән. Гаиләдәге ике бала приютка урнаштырылган. Әлеге вакытта хатынны ана хокукыннан мәхрүм итү буенча эш бара.
Читайте нас