-9 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июнь 2017, 02:00

Ун елда – йөз мең турист

“Башинформ” мәгълүмат агентлыгында “Xазина Тур” туроператоры оештырылуга 10 ел тулуга багышланган матбугат конференциясе үтте. Анда республиканың эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Вячеслав Гыйләҗетдинов, “Хазина Тур” туроператоры җитәкчесе Камил Сираҗетдинов катнашты.

— Төбәктә туризмны үстерү өчен күп эшләнә, — диде Вячеслав Африк улы. — Республикага кунакларны күбрәк җәлеп итү өчен вакыйгаларның бердәм календаре төзелә. Ял итәргә теләүчеләр сайлап алачак. Елына төбәккә 470 мең турист килә. Аларның саны тагын да артуы көтелә. Күптән түгел Фиджи делегациясе килде. Кунакларга Уфаны, төбәкнең истәлекле урыннарын күрсәттек. Канәгать калдылар. Башкортстанга туристлар җәлеп итүгә “Хазина Тур” туроператоры да зур көч сала. Республиканы таныту, кунакларга ял итү өчен шартлар тудыру зур әһәмияткә ия.
— Ун елда йөз меңнән артык туристны хезмәтләндердек, — диде Камил Олим улы. – Хәзер офисларыбыз Уфадан тыш Казанда һәм илнең башка төбәкләрендә дә ачылды. Анда мөрәҗәгать итүче кунаклар республика, аның истәлекле урыннары белән якыннан таныша ала. Төркия, Кытай, Вьетнам туристларын да хезмәтләндердек. Хаклар “тешләшми”. Аеруча Бөрҗән районына сәяхәт үзенчәлекле. Агыйдел буйлап салда йөзәргә, Шүлгәнташ мәгарәсендә, кеше кулы тимәгән урмананнарда булырга, чолык балыгын авыз итәргә мөмкин. Республика табигате чит илнекеннән, чит төбәкләрнекеннән күркәмрәк. Максатыбыз — халыкны югары дәрәҗәдә, сыйфатлы хезмәтләндерү. Юбилей уңаеннан ташламалар, акцияләр, истәлекле чаралар оештыру күздә тотыла. Җәйне күңелле үкткәрергә теләүчеләр рәхим итсен!
“Хазина Тур” туроператоры киң мәгълүмат чаралары, шул исәптән “Кызыл таң” гәзите белән дә даими хезмәттәшлек итә һәм хәйрия акцияләрендә теләп катнаша.
Башкортстанның истәлекле урыннарын тагын да ныграк таныту, эчке туризмны үстерү максатында журналистларга матбугат туры оешытыру күздә тотыла.
Читайте нас