– Техника никадәр куәтле булса да, иртәме-соңмы ватыла, – диде кафедра җитәкчесе, техник фәннәр докторы Ринат Сәйфуллин. – Башлыча, мондый хәлгә берәр детальнең сафтан чыгуы сәбәпче була. Запас частьларга хаклар шактый “тешләшә”. Аеруча чит ил техникасына. Чагыштырып карагыз, чит ил комбайнының бер яңа детале өлеше 30 мең сум тора. Искесен төзекләндерү нибары 7 мең сум гына. Яңасын сатып алганчы, искесенә “җан өрергә” мөмкин. Бүгенге хәл-шартларда мондый юл үзен аклый. Ярыйсы гына акча да янга кала, техника да сафка баса. Безнең кафедра каршында эшләп килүче лаборатория детальләрне кыска гына вакытта сыйфатлы итеп төзекләндерергә мөмкинлек бирә.
Лабораториядә Советлар Союзы чорында сынатмаган тимер кыру станоклары да, заманның иң алдынгы технологияләре дә файдаланыла. Әйтик, аргон газы кулланылган эретеп ябыштыру җиһазы саклык белән эш итү таләп ителгән детальләрне төзекләндерергә мөмкинлек бирә. Плазма ярдәмендә эретеп ябыштырганда металл оны эшкә җигелә. Детальләр 1-5 миллиметрга кадәр махсус өслек белән каплатылырга мөмкин.
– Авыл уңганнарыннан тыш, сәнәгать предприятиеләре дә мөрәҗәгать итә, – диде кафедра доценты, лабораториядә хезмәт салучы Илнар Гаскәров. – Әйтик, ягулык-энергетика станциясеннән газ куу корылмасын алып килделәр. Аның авырлыгы – 300 килограмм. Корылманы янә сафка бастырдык. Башкортстан предприятиеләреннән тыш Мәскәү һәм илнең башка төбәкләреннән дә киләләр. Беркем дә ярдәмсез калмый. Атнага төрле зурлыктагы һәм авырлыктагы 4 деталь төзекләндерелә. Биредә студентлар практика үтеп, осталыгын чарлый. Фәнни-тикшеренү эшен язганда станокларны үзләштерә. Киләчәктә дәүләт имтиханнарында студентларның белеменнән тыш, гамәлдәге осталыгы да сыналачак. Лаборатория ишекләре студентлар өчен һәрвакыт ачык. Белгәннәрнең осталыгын камилләштерергә, белмәгәннәрне өйрәтергә әзербез.
Халык арасында “Искегә тотынсаң, исең китәр”, дигән әйтем бар. Аның белән килешми мөмкин түгел. Шул ук вакытта, Леонид Брежневның “Икътисад экономияле булырга тиеш” дигән сүзләре дә үз көчен югалтмый. Аеруча бүгенге кыйммәтчелек чорында. Әйткәндәй, искергән детальләрне төзекләндерүгә махсуслашкан дөньяга билгеле предприятиеләр дә бар. Мәсәлән, Лондонда “London Transport Board” предприятиесе елга ике меңгә якын двигатель төзекләндерә. АКШның “Caterpillar” компаниясендә елга 1500 чылбырлы тракторның бер өлеше икенче яшьлеген кичерә. Күренүенчә, Башкорстанда да бу юнәлештә эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Димәк, без дә заманнан калышмыйбыз, дияргә тулы нигез бар.