-4 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 июнь 2017, 15:18

Уфада тарихи парк ачылачак

Русия көнендә “ВДНХ-Экспо” күргәзмә комплексында “Русия — минем тарих” дип аталган мультимедияле тарихи парк ачыла. Бу хакта “Башинформ” мәгълүмат агентлыгында узган конференциядә игълан ителде. Чарада Гуманитар проектлар фондының идарәче директоры Иван Есин (Мәскәү шәһәре), республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова,“Арт-Уфа” мәдәни белем бирү үзәге директоры Евгений Маврин, Башкортстан Фәннәр Академиясе вице-президенты вазыйфасын башкаручы Айтуган Акманов, Нестеров исемендәге Башкортстан дәүләт художество музееның директор урынбасары Светлана Игнатенко катнаштылар.

Очрашуда катнашучылар әлеге проектның республика өчен әһәмиятен билгеләп, Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитовка күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Проект республика бюджеты, “Газпром” җәмгыяте һәм аерым иганәчеләр тарафыннан бүленгән финанслар исәбенә тормышка ашырыла. Бу максатка барлыгы 300 миллион сум акча тотылды.

Экспозиция 500 берәмлеккә якын мультимедияле техниканы үз эченә ала. Алар 7000 квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан. Заманча технологияләр илнең меңьеллык тарихын панорама рәвешендә тамашачыларга күрсәтә.

Моңа кадәр мондый парк бары тик Мәскәүдә генә бар иде. Уфа экспозициясендә Русия һәм Башкортстан тарихы берлектә гәүдәләнеш ала.
Биредә республика халкының күп гасырлы тарихын тасвирлаган видеопроекцияле коллажлар, Уфа Кремленең 3D форматтагы күренеше, туган якның табигый байлыклары турындагы мультимедияле китап белән танышып булачак. Экспозициядә республикадагы дини тотрыклылыкка, конфессияләрнең үсеш тарихына зур игътибар бирелгән.
Паркка көненә 500-600 кеше киләчәк дип фаразлана. Керү бәясе 300 сум тирәсе тәшкил итәчәк. Калган музейлардагы кебек үк, укучы балаларга һәм студентларга ташламалар каралган.

Айгөл ЮЛЪЯКШИНА.
Читайте нас