+29 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
9 июнь 2017, 21:00

Чын Русия кызы ул!

Сез рәсемдә күргән Гюнель Фәррахова үзенең туган көнен бөтен ил белән бергә билгели. Чөнки ул 12 июньдә Русия көнендә туган!

Бер көндә туганнар бер-берсенә охшаш була, диләр. Безнең Гюнель дә, Русиянең үзе кебек үк, матур, көчле, күркәм холыклы, тыйнак, киң күңелле, күпкырлы һәм сәләтле.
Кечкенәдән ул кул эшләре түгә­рә­генә йөри, шахмат уйный, сурәт тө­шерә. Бик матур итеп татар һәм урыс телләрендә җырлый. Гюнельнең төрле дәрәҗәдәге җыр бәйгеләрендәге җи­ңүләрен санап та бетерерлек түгел. Ә күптән түгел ул Нефтекамада үткән “Мин — йолдыз!” җыр бәйгесендә гран-при яулады һәм Кара диңгез буена путевка белән бүләкләнде. Гюнель конкурс, бәйгеләрдән тыш, мәктәптә тырышып укый, бары тик “5” билге­ләренә генә өлгәшә. Әнисенә, әтисенә, нәнәсенә зур ярдәмче дә ул, ә кечкенә сеңлесе Сафинага — яраткан, игътибарлы, кайгыртучан апа.
Менә шундый ап-ак ромашкалы, хәтфә чирәмле, җылы яңгырлы июнь аенда туган Җәй кызы һәм чын Русия кызы ул Гюнель Фәррахова!
Читайте нас