– “Башкортстанның иң яхшы товарлары” конкурсы республикада җитештерелгән продукциянең, хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга хезмәт итә, – диде Амран Миһран улы. – Катнашучылар безнең белгечләр тарафыннан тикшерү үтә. Җиһазлар, сыйфат сертификатлары, мөһим документлар, кулланучылар мөрәҗәгатьләре, продукция хакы, контроль-күзәтчелек органнарының гозерләре энә күзеннән үткәрелә. Нәтиҗәдә, хәл ителәсе мәсьәләләр, кимчелекләр ачыклана. Хаталар өстендә эшләү конкурста югары урын алуга гына түгел, продукция сыйфаты яхшыруына да китерә. Конкурста җиңүчеләр федераль дәрәҗәдәге “Русиянең иң яхшы товары” конкурсында катнашу хокукын яулый.
Алексей Карпухин җиңүчеләрне ихлас тәбрикләп, уңышлар теләде.
Быел конкурста 108 төр продукция һәм 57 хезмәт җиңгән. Аларның кайберләренә игътибар итик. “Ортостан.ру” җәмгыяте халыкны протез-ортопедия продукциясе белән тәэмин итә. Сыйфатлы пластмассадан ясалган корсетлар умыртка баганасы авыруларын дәваларга, савыгырга ярдәм итә. Корсетларга чит төбәкләрдә дә ихтыяҗ зур икән.
“ОВК-Система” җәмгыяте кондиционерларны урнаштыру һәм төзекләндерү серләрен яхшы белә.
Әйткәндәй, Башкортстан предприятиеләре “Русиянең 100 яхшы товары” конкурсында 1998 елдан бирле катнаша һәм ел саен югары казанышларга ирешә. Бәйгенең 2016 елгы нәтиҗәләре буенча республикада җитештерелүче 75 төр продукция һәм 43 предприятие күрсәткән хезмәт дипломнарга лаек булды. Төбәк предприятиеләре конкурсның “Сыйфат лидеры”, “Сыйфат тәме” һәм “Чит ил продукциясен үзебезнекенә алыштырудагы уңышлар өчен” югары бүләкләрен алды. Республика данын яклаячак продукцияләрнең һәм хезмәтләрнең быел да федераль дәрәҗәдәге конкурста сынатмаячагына өмет зур. Чөнки төбәк сәнәгате дә, кече бизнес та үсеш кичерә.