Җир эшкәртүдә һөнәри осталык күрсәтү буенча Бөтенрусия чемпионатына ил төбәкләреннән генә түгел, якын һәм ерак чит илләрдән дә конкурсантларның килүе көтелә. Тармак министрлыгы очрашуда республиканың гына түгел, Русиянең данын күрсәтүче бәйгегә әзерлек эшләренең җитди дәвам итүен билгеләде.
— Механизаторларның һөнәри осталыгын ачыклаудан тыш, чемпионат кысаларында килгән кунаклар һәм тамашачылар өчен бик күп мәдәни-спорт чаралары да каралды, — диде Илшат Фазрахманов. —Төрле яшьтәгеләр теләген исәпкә алып әзерләнгән тамашалар һәркемгә хуш киләчәк. Ә инде эшлекле очрашуларга килгәндә, агросәнәгать тармагының һәр юнәлеше буенча “түгәрәк өстәл”ләр, конференцияләр үткәрү планлаштырыла. Чараларда әйдәүче белгечләр, галимнәр катнашуы көтелә.
Бөтенрусия конкурсы кысаларында, шулай ук, үзенчәлекле бәйгеләр үткәрелүе дә бәйрәмгә өстәмә ямь бирәчәк. Башкортстанның урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары да осталыкта көч сынашачак. “Трактор-шоу”, төрле авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә игътибардан читтә калмаячагына ышана оештыручылар. “Җанлы ферма”, “Башкортстанның милли ихаталары” павильоны республиканың агросәнәгать тармагындагы казанышлар белән генә түгел, ә күпмилләтле халыкларның гореф-гадәтләре, күркәм традицияләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәчәк. Спорт шоу-программасы, концертлар әлеге чемпионат тамашасын яңа бизәкләр белән баетачак.
Бөтенрусия чемпионатының Башкортстанда “Басу көне-2017” чарасы белән туры китерелүе дә үзенчәлекле. Аны үткәрү өчен Уфа районында махсус чәчелгән тәҗрибә басулары файдаланылачак. Плантацияләрдә барлыгы 60 төрдәге культура һәм 20 гибрид чәчелгән.
Чемпионатның максаты һәм әһәмияте турында “Росагролизинг” акционерлар җәмгыятенең идарә начальнигы Алексей Троицкий таныштырды.
— Русиядә мондый чемпионат халыкара бәйгеләр стандартлары буенча үткәрелә, — диде Алексей Викторович. — Бу оешма дөнья күләмендә 60 елдан артык эшли. Русия Бөтендөнья җир сөрүчеләр хәрәкәтенең тулы хокуклы вәкиле буларак, 2012 елдан үзенең бәйгеләрен үткәрә. Безнең җиңүчеләр Европа күләмендәге ярышлардан, бөтендөнья бәйгеләреннән җиңү белән кайтты. Илебездә бу ярышның нинди дәрәҗәдә торуын шул да дәлилли, 2018 елда Русия җир сөрү буенча Европа чемпионатын үткәрергә әзерләнә һәм 2020 елда Бөтендөнья ярышларын уздыру хокукын алды.
Соңгы мәгълүматлар буенча, җир сөрүчеләрнең VI Русия чемпионатында катнашу өчен илнең 30 төбәгеннән 46 механизатор заявка биргән. Башкортстан данын биш механизатор яклаячак, шул исәптән Башкортстан дәүләт аграр университетыннан — ике һәм һөнәри колледждан бер кыз бәйгедә катнашачак.
Башкортстанда үтәчәк чемпионатта, шулай ук, Эстония, Ирландия, Бөек Британия, Нидерланды һәм Польшадан командалар катнашуы көтелә. Әйткәндәй, әлеге бәйгедә чыгыш ясаучыларның барысына да бер үк төрдәге техника тәкъдим ителәчәк.