Көнүзәк
14 июнь 2017, 12:28

Кайда алкоголь сатыла? Әйт!

Уфалылар башкала мәктәпләре тирәсендә алкогольле эчемлек һәм тәмәке сатылуны хәбәр итә ала.

Башкаланың Калинин районы хакимияте каршындагы иҗтимагый совет җәй буе алкогольле һәм тәмәке продукциясе сату нокталары буенча күзәтү алып барачак.

Совет әгъзалары, шулай ук, балалар уйный торган мәйданчыкларның хәл-торышын игътибар үзәгендә тотачак.

Хәбәрләрне урында яшәүче халык kalinspc@gmail.com электрон адресына җибәрә, яисә 263-34-64 телефонына шалтыратып җиткерерә ала.
Читайте нас