+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 Июня 2017, 11:44

Ял да юк, акчадамы?

Благовещенск шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек хатын бик “калҗалы” эштә "көч салган" булган икән.

“Эдем” дигән туристик агентствода ул тугыз ай турпутевка һәм авиабилетлар саткан һәм аннан кергән акчаны үз кирәк-яраклары өчен кулланган. Шулай итеп, ул 31 кешене алдарга өлгергән.

Диңгез ялы турында хыялланучылар Төркия, Мисыр һәм башка илләргә бара алмый кала. Турагент тарафыннан юлламалар түләнелмәгәнен белгәч, бичаралар полициягә мөрәҗәгать итә. Ялга китәргә теләүчеләр 2,4 миллион сумнан артык зарар күрә, дип хәбәр итә республика прокуратурасы.

Суд аферистканы 5 ел сынау срогы белән 5,5 елга шартлы рәвештә иркеннән мәхрүм итә.
Читайте нас