+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 Июня 2017, 21:00

Органик продукция үзебезгә эләгерме?

Ни сәбәпле Русиянең химик ашлама аз кулланылган мәйданнары чит ил бизнесын кызыксындыра?Кайчандыр игенчелек тармагын химик ашламалар белән үстерү авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләр куллануга тиң иде. Әлбәттә, уңышы яхшы алынгандыр. Әмма дистә еллардан соң мондый мәйданнарның тәмам агуланып, кеше сәламәтлеге өчен зыянлы продукт бирәчәге турында әллә ни кисәтүче булмады. Бәлки, бәхеткә дип әйтү дә дөрестер, дәүләт тарафыннан элекке күмәк хуҗалыкларга исәпсез ярдәм күрсәтү кимегәч, миллионер колхозлар да химик ашлама кертүне киметте. Билгеле, хәзер аларны минераль ашлама дип йөртәләр. Анысының зыяны да азрак, диләр. Химикатны да чамалабрак тотынмыйча булмый торгандыр. Корткыч-бөҗәкләрдән, чүп үләннәреннән шушы химикатлардан башка котылып булмый да кебек.

Шул ук вакытта, дөньяда органик продуктлар базары көчәеп килә. Органик продукт билгеле бер стандарт һәм кагыйдәләр, шулай ук бары тик җир сертификациясе таләбе үтәлгән очракта гына җитештерелергә мөмкин. Русиядә химия кертелергә өлгермәгән экологик чиста мәйданнар аз түгел. Дөнья күләмендә мондый продук­циягә ихтыяҗ арткан бер вакытта, илебезнең әлеге мөмкинлектән файдалану өчен алшартлары бар. Иң мөһиме — Русиянең органик продукция белән дөнья базарына чыгу мөмкинлеге дә зур. Мәсәлән, дөнья күләмендә сәүдә базарында органик продукция өлеше ел саен 15-16 процентка кадәр үсә һәм 2022 елга барлык илләрдәге тулай җитештерүнең 20 процентын алачак, дип фаразлый экспертлар. 2000-2016 елларда аның күләме биш тапкырга үскән, ягъни җитештерелгән экологик яктан чиста продукция 18 миллиард доллардан 90 миллиардка җиткән. Әйткәндәй, 2015 ел йомгаклары буенча әлеге категориядәге продукция сату шул чордагы экспорт-импортланган сугыш коралы күләменә тиң булган.
Рәсми мәгълүматларга караганда, Русия органик җир таләпләре буенча сертификацияләнгән мәй­даннар күләме буенча Европада — 14нче, дөньяда 22нче урында тора. Шунысы да игътибарга лаек: илебездә “химия”не 15 елдан да артык алмаган авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге мәйданнар 28 миллион гектарга җитә. Димәк, кайчандыр “химияләштерү” белән артык мавыкмаган төбәкләрнең бүген дөнья стандартларына җавап биргән органик продукция җитеш­терү өчен мөмкинлекләре күбрәк дигән сүз.
Башкортстанның аграр тармагы органик продукция җитештерергә сәләтлеме? Авыл хуҗалыгы икътисадында ул нинди чагылыш табачак?
Кызганычка каршы, узган гасыр­ның туксанынчы еллар башында Русия Хөкүмәте халыкны беренче чиратта азык-төлек белән тәэмин итүне җайга салу максатында, илнең сәүдә базарын либераль демократлар, алыпсатарлар карамагына тапшырды. Импорт ризыгын моңа кадәр күрмәгән русиялеләр хәтта Көнбатыш дәүләтләрнең дистәләрчә ел элек туңдыргычта сакланган ит продукцияләренең сыйфатына да карап тормыйча алды. Экологик яктан чиста органик продукт дигән төшенчәләр, гомумән, ишетелмәде дә. Ә Европаның үзендә, Австриядә, мәсәлән, халыкның 40-60 проценты бары тик органик ризык белән генә туклана. Даниядә бу күрсәткеч 60 процентка
җитсә, Русиядә ул бер проценттан да артмый. Ашарга теләмәүдән түгел, әлбәттә. Күптән түгел Русиядә халык фикерен өйрәнү чарасы үткәрелде. Аның нәтиҗәләреннән күренүенчә, бәяләре артык зур булмаган очракта, русиялеләрнең 60 проценты органик продукция кулланырга әзер булуларын белдергән. Әйткәндәй, соңгы елларда чит илдә ял итәргә теләк белдерүчеләр аны бары тик органик продукция җитештерелгән өчен генә сайлаганнарын белдерүчеләр саны арта.
Безнең белешмә. 2003 елдан соңгы унъеллык дә­вамында органик продукция бары тик viр-категорияле сатып алучылар өчен генә тәгаенләнсә, хәзер Русиядә аны сатып алучыларның 40 процентын балалы гаиләләр тәшкил итә, үз сәламәтлеге турында кайгыртучылар өлеше — 30 һәм viр-клиентлар 10 процент алып тора.
Билгеле, экологик яктан гына түгел, органик продукция стандартларына җавап биргән азык-төлек гадәттә кыйммәтрәк тора. Аның бәясе башка төрдәш ризыклардан 30-40 процентка югарырак булуы мөмкин. Мәскәүдә органик сөтнең литры 160 сумга җитә. Ә ул җитешетерлгән һәм башкалага саткан Ульяновск өлкәсендә сөтнең үзкыйммәте 80 сумнан ким түгел.
Шул рәвешле, алга киткән илләрдә биопродуктлар җитештерүгә игътибар гына түгел, сорау-ихтыяҗ да үсә. Эре бизнес хуҗалары­ның үз илләрендәге мөмкинлекләрнең чикле булуын аңлап, карашларын аграр җитештерү артык химияләштерелмәгән илләргә төбәү­ләре дә гаҗәп түгел. Әлегә Көнбатыш илләре үз кешеләрен органик продукция белән тулысынча тәэмин итә алмый. Әмма янә дә бер фактка игътибар итик. Европада биопродуктлар сатуга махсуслашкан кибетләр саны арта. Һәм Европа илләрендә һәр миллион кешегә шундый 150 супермаркет туры килүе дә уйланырга мәҗбүр итә. Киләчәктә аларның саны артуын фаразлаганда, әлбәт­тә, чит ил бизнесының башка дәүләтләргә ымсынуы табигый. Әйтергә кирәк, Русиянең бай ресурсларына чит ил бизнесы битараф түгел. Русиядә органик продукция җитештерү өчен шартлар аеруча яхшы дигән фикердә белгечләр. Беренчедән, илебездә басуларга минераль ашлама кертү күләме соңгы унъеллыкта бермә-бер кимеде. Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, әлегә кадәр ул һәр гектарга 8 килограмм исәбеннән генә бирелсә, интенсив технологик өстенлек иткән Көнбатышта аның нормасы 320 килограммга җитте. Тимирязев исемендәге Русия авыл хуҗалыгы академиясе әзерләгән мәгълүматлар буенча, ил­дәге аграр хуҗалыкларның 70 проценты соңгы елларда пестицид һәм гербицидларны бөтенләй куллана алмаган. Сәбәбе — сатып алырга акча җитешмәүдә. Димәк, Русиядәге барлык чәчүлек мәйданының өчтән бер өлеше экологик җир эшкәртү таләбенә туры килә дигән сүз.
Күптән түгел Башкортстанда органик продукция җитештерү перспективаларына багышланган “түгәрәк өстәл” үткәрелде. Аның эшендә Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Ирек Мөхәммәтдинов, тармак министры Илшат Фазрахманов, Дәүләт җые­лышы-Корылтай комитеты рәисе Рәсүл Госманов, Мәскәү кунаклары, белгечләр катнашты.
Русиянең органик продукция җитештерү­челәр һәм кулланучылар берлегенең башкарма директоры Олег Мироненко Башкорт­станның Русиянең әйдәүче аграр төбәклә­ренең берсе буларак, әлеге юнәлештә эшләү өчен мөмкинлекләре зур, дип белдерде.
— Әгәр органик продукция җитештерү­челәр һәм аны кулланучылар берлеге та­ләпләре буенча бәя бирсәк, Башкортстанда һәр икенче шәхси хуҗалык шундый продукция җитештерә. Әмма алар үзләре бу турыда хәбәрдар түгел. Әлеге юнәлештә өстәмә чараларны тормышка ашырган хәлдә, якын елларда республиканың органик продукция җитештерүдә уңай нәтиҗә бирәчәгенә ышанам, — диде әлеге очрашуда Ирек Мөхәм-мәтдинов.
Хөкүмәт башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, Башкортстанда аграр җитештерү структурасында нигездә кече һәм урта товар җитештерүчеләр өстенлек итә, ә эре аграр бизнес юк. Кече бизнес 4 мең чамасы фермерны берләштерә. Алар әлегә ашлама һәм пестицидларның теге яки бу төрләрен файдалана белми. Авыл хуҗалыгы җитеште­рүен­дә һаман да элекке алымнар өстенлек итә. Терлекчелектә, мәсәлән, маллар кө­түлекләрдә тәрбияләнә. Иркен печәнлек, дала һәм болын-тугайлыклар органик ит, сөт җитештерүгә нигез булып тора.
Шул ук вакытта.
Тармак министрлыгы мәгълүмат­лары буенча, республикада авыл хуҗа­лыгы тәгаенләнешендәге җирләр 7 миллион, шул исәптән сөрентеләр 4 миллион гектарга якын тәшкил итә. Аларның байтак өлеше билгеле сәбәпләр нәтиҗәсендә органик продукция җитештерүгә яраклы.

Әлегә Башкортстанда органик продукция җитештерү перспективалары “түгәрәк өстәл” артындагы очрашучылардан ерак китә алмады. Чөнки, беренче чиратта, аны җитеш­терү өчен норматив база, федераль закон юк. Ләкин, кем әйтмешли, “оеткысы” салынды. Хәзер барысы да аграр җитештерүчеләргә һәм экологик азык-төлеккә өстенлек бирүче сатып алучыларның ихтыяҗы ни дәрәҗәдә булуына бәйле. Хәзер русиялеләрне арзанлы химиягә нигезләнеп җитештерелгән ризыклардан ничек арындырырга дигән сорау туа. Бәлки, сәламәтлек, дөрес туклану, экологик продукция турында күбрәк халыкка аңлатырга кирәктер.
Әлегә Русия дөнья күләмендә органик продуктлар базарында нибары 0,2 процентка гына ия. Планетадагы төче су запасының — 20, сөрентеләрнең — 9 һәм кара туфрак запа­сының 58 процентына ия булган Русиядә органик сәүдә базарын үстерү мөмкинлек­ләре, башка илләр белән чагыштырганда, зуррак. Әмма, инвестор ярдәменә ышанып, табигый байлыкларыбызны да янә чит ил бизнесына тапшырмасак иде. Гәрчә, яхшы теләк белән ышандырып килүче “партнерлар” барыбер дә үз иле халкы турында күбрәк кайгыртачак.
Читайте нас