+21 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
27 Июня 2017, 12:33

Бүген — Яшьләр бәйрәме!

Бүген — Русия яшьләре көне. Республика яшьләре дә әлеге тантана уңаеннан бик күп күңелле чаралар әзерләгән.

Башкалада яшәүчеләр һәм кунаклар өчен бәйрәм көндезге сәгать 2дә “Кәрвансарай сәүдә үзәге” комплексы алдында башланды.

Биредә батут паркы, воркаут, кроссфит һәм көрәш төрләре буенча спорт мәйданчыклары эшли, “Гироскутерларда узыш” ярышы, Роллер спорты буенча осталык дәресләре үтә.

Шулай ук, Кәрвансарай сәүдә үзәге парковкасында автокүргәзмә оештырылган. Шәһәрнең бию мәктәпләрендә шөгыльләнүче кызлар һәм егетләр оештырган батлга бәйрәмгә килгән барлык теләүчеләр дә кушыла ала.

Ленин скверы янында үсмерләр клубында шөгыльләнүче кул эшләре осталары, рәссамнар җыелган. Яшьләр өчен биредә дә күңелле чаралар үтә.

Яшьләр бәйрәме уникаль видеомэппинг шоу белән тәмамланачак.
Читайте нас