Рейсларны “Ямал” авиакомпаниясе ясаячак. Бу юнәлешләргә билетлар сатыла башлаган. Бер якка очу хакы 10 мең сумнан башлана. CRJ-200 самолетларына 50 кеше сыя.
Краснодарга самолет атнасына 4 тапкыр: дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, якшәмбе көннәрендә очачак.
Дондагы Ростовка рейслар атнага өч тапкыр планлаштырылган: сишәмбе, пәнҗешәмбе, шимбә көннәрендә. Очышлар тезмәсе 28 октябрьгә кадәр үз көчендә кала.