Башкортстан Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән кунакларны, бәйгедә катнашучыларны кунакчыллыгы белән генә түгел, ә кояшлы җылы көн белән дә каршы алды. Монысы да җирне остарак сөрүдә сынау тотучыларга аеруча мөһим. Чемпионатта илнең 30 төбәгеннән 46 механизатор һәм чит илләрдән биш вәкил катнаша.
— Мин Башкортстан җитәкчелеге исеменнән республикабызда үткән бәйгедә катнашучыларны тәбриклим, — диде Хөкүмәт Премьер-министры Рөстәм Мәрданов чемпионатны ачу чарасында. — Илнең, дөньяның данлыклы иген игү осталарын кабул итү безнең өчен зур мәртәбә. Бүгенге чараның әһәмияте шунда, ул аграр технологияләрне үстерүгә булышлык итәчәк. Чөнки мондый мәйданчыклар һәрвакыт яңалыклар белән танышу, тәҗрибә уртаклашу белән мөһим. Республикада аграр тармакта таныштырырдай казанышларыбыз аз түгел. Шунысын да әйтергә кирәк: республикада аграр җитештерү, авыл хуҗалыгы тармагындагы проблемалар һәрвакыт Хөкүмәт игътибарында булды. Биредә бүген — Башкортстан авыл хуҗалыгының йөзе булган казанышлар. Ышанам, VI чемпионат ил күләмендә тармакны үстерүгә ныклы этәргеч булыр.
“Росагролизинг” җәмгыяте җитәкчесенең беренче урынбасары Людмила Приданова илнең аграр тормышындагы мөһим вакыйганы — Бөтенрусия чемпионатын әзерләүдә һәм оештыруда зур көч һәм тырышлык салганы өчен Башкортстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Шулай ук, тәбрикләү сүзләрендә Анна Мария Мак Хью һәм Март Беккер җир сөрүчеләр чемпионатын дөнья күләмендәге таләпләр буенча үткәреләчәгенә яхшы бәя бирделәр. Чит ил кунаклары матур табигатьле Башкортстанга гына түгел, ә кунакчыл һәм игътибарлы, зур тарихлы республика кешеләренә соклануларын да яшермәде.
Ике көн дәвамында чемпионат мәйданчыгы гөрләп торачак. Аның беренче көнендә яңа техника үрнәкләре, яңа технология һәм продукцияләр белән танышуга өстенлек бирелде. Биредә “Башкортстан бренды” булган продукция киң тәкъдим ителә. Аграр проблемалар буенча үткәрелгән конференция һәм “түгәрәк өстәл”ләрдә галимнәр, белгечләр һәм аграр җитештерү җитәкчеләре теге яки бу тема буенча фикер алыша.
“Трактор-шоу”, атлы спорт бәйгеләре, һөнәри лицей укучыларының “Иң яхшы тракторчы-машинист” бәйгеләре дә тамашачылар күңеленә хуш килер дияргә кирәк. Әлбәттә, ике көн үтәчәк чемпионатны Башкортстанның сәнгать осталары җыр-моң, дәртле биюләр белән сәламләячәк.