+3 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2017, 09:53

Балаңны машинада ялгыз калдырма

“РИА Новости” агентлыгы хәбәр итүенә караганда, Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карар 7 яшькә кадәр балаларны машинада өлкәннәрдән башка калдыруны тыя.

“Транспорт чарасы туктап торганда, 7 яшькә кадәр балаларны машиналарда өлкәннәрдән башка ялгыз калдыру тыела”, — диелгән документта.

Моңа кадәр Русия Эчке эшләр министрлыгы машина туктап торганда, кечкенә балаларны өлкәннәрдән башка калдыруны тыю турында Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр әзерләгән иде.

Әлеге документ, машинада калдырып, балаларны өшүдән, кызудан, куркудан һәм төрле куркыныч янаудан саклаячак.
Читайте нас