-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
4 июль 2017, 02:00

Мәскәү-Сиань арасын джипларда барасы

“Ефәк юлы” – халыкара ралли этабы Башкортстан аша үтәчәк.7 июльдә Мәскәүнең Кызыл мәйданында “Ефәк юлы” халыкара ралли старт алачак. Бәйгедә 35 илдән 130 экипаж катнашуы көтелә. Барлыгы өч мең кеше Кытайның Сиань шәһәренә юл тотачак. Ярыш 22 июльдә тәмамланачак. Катнашучылар джипларда һәм йөк автомобильләрендә 10 мең чакрым ара үтәчәк. Ярыш14 этаптан тора. Узышчылар Русия, Казахстан һәм Кытай төбәкләре, шул исәптән Башкортстан территориясе аша да үтәчәк. Автоузышчыларны лаеклы каршы алу, аларга ял итү, “корыч ат”ларын төзекләндерү өчен бөтен шартлар да тудырылачак.

Автоузышчылар республикага 9 июльдә Минзәлә ягыннан килеп керәчәк һәм М-7 федераль юлыннан Дүртөйле районына таба юл тотачак. Барлыгы 130 сервис һәм тәэминат автомобиле Уфада Салават Юлаев исемендәге мәйданда оештырылган палаткалы лагерьдә урнашачак. Биредә кунакларны тантаналы каршы алу күздә тотыла.
10 июльдә катнашучылар М-5 федераль трассасы аша Чиләбе өлкәсенә таба юл тотачак. Автоузышчылар Учалы районының Беренче Май авылында көч сынашачак. Башкортстан территориясендә 50 чакрым араны үтеп, финиш сызыгына Чиләбе өлкәсенең Чкалов авылында кисәчәкләр.
Әйткәндәй, “Ефәк юлы” бәйгесе иң беренче тапкыр 2009 елда Русия, Казахстан һәм Төрекмәнстан территориясендә оештырылган иде. Бәйге юкка гына “ралли-рейд”, “ралли-марафон” дип аталмый. Катнашучылар дистанциянең шактый өлешен гадәти юллардан, юл кагыйдәләрен бозмыйча үтә. Шул ук вакытта, махсус урыннарда теркәлү зарур. Махсус урыннарны катнашучылар зур тизлектә үтә.
“Ефәк юлы” узышы “Ралли-Дакар”дан кала дөньяда иң дәрәҗәле автоузыш санала. Моны дистанция озынлыгы, маршрут төрлелеге һәм бәйгегә киң мәгълүмат чаралары игътибары да дәлилли.
Читайте нас