Көнүзәк
3 июль 2017, 21:00

Соклангыч күрсәткеч

Чишмә кызы БДИда ике фәннән — 100, берсеннән 96 балл җыйган!Чишмә районының Алкино-2 мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Гүзәл Сафиуллина урыс теле һәм физика буенча БДИны иң югары баллга тапшырган. Профильле математика буенча да кызның имтихан нәтиҗәсе сокланырлык. 100 баллга аз гына җитми калган, ул бу фәннән 96 балл җыйган.

Гүзәл БДИга 10нчы сыйныфта укыганда ныклап әзерләнә башлаган. “Сынауны 100 баллга тапшыру очраклы гына килеп чыкмый, бу көндәлек хезмәт һәм тырышлык нәтиҗәсе. Мин бик күп биремнәр эшли идем. Моннан тыш Мәскәү физика-техник институты каршындагы сәләтле балалар өчен читтән торып уку мәктәбендә шөгыльләндем”, — ди төпле белемле кыз.
Кызның МФТИна керү теләге көчле була. Андый вузга БДИ буенча иң югары баллар таләп ителүен яхшы аңлый ул, шуңа да үз алдына, имтиханнарны 100 баллга тапшырырга, дигән максат куя.
— Имтиханнарга әзерләнгәндә шуны искә алдым, узган елларда техник вузга керүчеләр арасында төгәл фәннәргә ныклап әзерләнеп, урыс теленә игътибар итмәүчеләр дә күп булган. Нәтиҗәдә, аларның математика, физика, информатика буенча баллары югары, ә урыс теленнән түбән булган. Ә бит югары уку йортына кергәндә урыс теленнән дә БДИ нәтиҗәләре мәҗбүри санала. Шуңа да мин барлык фәннәргә дә вакытны тигез бүлдем. УДАТУдагы урыс теле буенча БДИга әзерләүче курсларга да йөрдем, — ди Гүзәл.
Киләчәктә ул фән белән шөгыльләнергә уйлый, ә МФТИда физика һәм квант электроника факультетын сайлаган.
Гүзәлнең Мәскәү институтына укырга керү теләге тормышка ашуына шик юк, чөнки ул математика буенча югары уку йорты үткәргән олимпиадада катнашып, призер исемен яулаган. Билгеле булуынча, бу нәтиҗә дә 100 баллга тиңләшә. Шулай итеп, Чишмә кызы бу вуз өчен кирәкле өч имтиханнан да 100 балл җыйган.
Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча тагын бер укучының уңышлары күпләрне сокландырырлык. Бәләбәй шәһәренең 1нче гимназиясе укучысы Александр Козлов та ике тапкыр 100 балл җыючылар рәтенә кергән. Ул профильле математика һәм информатика буенча сынауны иң югары баллга тапшырган. Шулай ук физикадан да егет яхшы белемле булуын күрсәткән, бу фәннән ул 96 балл җыйган.
Республикабызда төпле белем алган укучылар киләчәктә дә зур уңышларга ирешер, башка төбәкләрдә укысалар да, туган якларын онытмаслар дип ышанасы килә.
Читайте нас