Көнүзәк
7 Июля 2017, 21:00

Йортыгыз законлы теркәлгәнме?

Редакциягә җир участогын, шәхси торакны теркәү, бакча йортлары төзү һәм аларны законлаштыру белән бәйле сораулар күп килә. Аларның берничәсенә Росреестрның республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнизә Шәйбакова җавап бирә.

— Фәнизә Лотфулловна, күчемсез милекне теркәгәннән соң документларда техник хата табылды, ди. Аны ничек төзәтергә?
— Хокукларны теркәүче орган тарафыннан җибәрелгән техник хата (хәреф өстәү, төшереп калдыру, арифметик хата) 3 эш көне дәвамында төзәтелергә тиеш. Бу очракта дәүләт пошлинасы түлән­ми.
— Янә бер сорау: “Бакча ширкәтендә минем милкемдә булган җир участогында төзел­гән йортны ничек законлаштырырга?”
— Шушы елның 1 гыйнварыннан төзү өчен махсус рөхсәт кирәк булмаган бинаны, шул исәптән бакча һәм дача йортларын, законлаштыру өчен кадастр инженерына техник планга заказ бирергә кирәк. Аннары шул техник планны, җиргә документны беркетеп һәм 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләп, тиешле тәртиптә республика буенча Росреестр идарәсенә мөрәҗәгать итү (Күпфункцияле үзәкләр аша) һәм бинаны исәпкә кую һәм теркәү турында гариза бирү зарур.
— Минем милкемдә булган бакча участогында йорт һәм мунча төзелгән. Аларны теркәү мәҗбүриме?
— Закон буенча күчемсез милек объектларына хокуклар теркәлгән булырга тиеш, шул очракта гына объектның граждан милкендә булуы турында сүз алып бара алабыз. Бу милеккә хуҗа булып кына калмыйча, аны сатарга, бүләк итәргә, алыштырырга, мирас итеп калдырырга мөмкин булачак.
— Күпфатирлы йорт ихатасына машина кую урынын киртәли һәм участокны үземә яздыра аламмы, дип кызыксынучылар бар.
— Юк, чөнки җир участогы күпфатирлы йортның гомум милке булып тора. Аның бер өлешен киртәләү җир участогыннан кү­чемсез милек объекты — машина кую урыны ясамаячак.
— Тагын бер сорау: 1996 елгы хосусыйлаштыру киле­шүе бар. Ул бүген гамәлдәме? Оныгыма бүләк килешүе эш­ләргә иде.
— Бу килешү гамәлдә. Бүләк итү килешүе документлары бүләк итүче яисә бүләк алучы шәхсән яисә аларның ышанычлы вәкил­ләре мөрәҗәгать иткәннән соң эшләнә. Алар Хосусыйлаштыру килешүенең төп нөсхәсен, Бүләк итү килешүен һәм 2000 сум күлә­мендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция китерер­гә тиеш.
— Җәй көне “дача амнистиясе” темасы актуальләшә. Бу җәһәттән, агымдагы елның 1 гыйнварыннан көченә кергән Күчемсез милекне теркәү турында яңа законда нинди үзгәрешләр бар?
— “Дача амнистиясе”— күчем­сез милекнең кайбер объектларына милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе. Гади­ләш­терелгән — димәк, хокукны теркәү өчен бик аз документлар таләп ителә, ягъни төрле инс­танцияләр буйлап йөрүнең хаҗәте юк. Моннан тыш, мондый дәүләт хезмәтен күрсәтү өчен дәүләт пошлинасының минималь күләме каралган — 350 сум.
— “Дача амнистиясе” нинди милек объектларын колачлый?
— Гадиләштерелгән тәртип гражданнарга 2001 елның 30 октябренә кадәр бакчачылык, дача хуҗалыгы, шулай ук шәхси торак төзелеше һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән җир участокларына кагыла. Моннан тыш, “дача амнистиясе” мондый җир участокларында төзелгән биналарны: бакча йортларын, хуҗалык корылмаларын, мунчаларны, шәхси гаражларны һәм шәхси торак йортларны законлаштырырга мөмкинлек бирә.
— Яңа закон кабул ителү белән бәйле, “дача амнистиясе”нең гамәлдә булу вакытында ниндидер үзгәрешләр бармы?
— Югарыда аталган федераль закон нигездә “дача амнистия­се”нең элекке тәртибен саклаган. Ләкин шәхси торак йортларга килгәндә, аларны гадиләште­релгән тәртиптә законлаштыру 2018 елның 1 мартында тәмам­ланачак. Ягъни кем йорт төзегән һәм төзи икән, аны законлаштырырга ашыгырга кирәк. Гомумән алганда “дача амнистиясе”нең вакыты чикләнмәгән.
— Бу елдан шәхси торак йортларны законлаштыру кагыйдәләрендә үзгәрешләр бармы?
— Әйе, бар. Яңа законга ярашлы, андый объектларга дәүләт кадастр исәбе һәм теркәве техник план һәм җир участогына хокук бирүче документ нигезендә гамәлг­ә ашырыла. Төзелгән торак йортны законлаштыру өчен кадастр инженерына техник план әзерләү өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен мотлак рә­вештә төзелешкә рөхсәт һәм проект документлары (булганда), әгәр дә алар булмаса, декларация таләп ителә.
Әгәр дә техник план әзер һәм җир участогына хокук булса, йортны законлаштыру өчен, объект-ның кайда урнашуына карамастан, үзегез теләгән офиска гари-за белән мөрәҗәгать итегез. Тагын бер тапкыр ассызыклыйм: былтыргыдан аермалы буларак, яңа төзелгән объектларга карата, ягъни шәхси торак йортларга, бердәм исәп-теркәү процедурасы кертелгән. Шул рәвешле, хәзер объектны кадастр исәбенә алып, хокук теркәвен соңгаракка калдыру яисә бөтенләй эшләмәү (кагыйдә буларак, салымнан качу өчен) мөмкин булмаячак.
— Шәхси йортлар белән аңлашылды. Ә бакча участокларында төзелгән корылмаларны теркәүдә үзгәрешләр бармы?
— Аларны законлаштыруда җитди үзгәрешләр кертелде. Теркәүнең элекке тәртибе белән файдаланып кала алмаучыларга биналарын законлаштыру өчен шулай ук кадастр инженерыннан техник план эшләтү таләп ителә-чәк. Димәк, Росреестрга мөрәҗә­гать иткәндә корылманы исәпкә алу һәм теркәү турында гариза, техник план, җиргә хокук бирү документы кирәк булачак. Шулай ук 350 сум пошлина түләү зарур.
Читайте нас