+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
10 Июля 2017, 21:00

Бездән өйрәнәләр!

Уфада Идел буе һәм Урал федераль округларының стандартлаштыру һәм метрология үзәкләре яшь белгечләренең IV төбәкара конференциясе үтте.Чараны Башкортстанның Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗрибәләр үзәге, Стандартлаштыру, метрология һәм сертификатлаштыру академиясенең Башкортстан филиалы һәм Уфа дәүләт авиация техник университеты оештырдылар. Башкалага, якташларыбыздан тыш, Түбән Новгород, Екатеринбург, Пермь, Казан, Томск, Ырынбур, Чиләбе, Самара, Ижевск һәм башка шәһәрләрдән белгечләр җыелды. Конференциядә үлчәү чараларының бердәмлеге, сыйфат менеджменты һәм тармактагы башка мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

— Мондый чара килә­чәк­­тә “Росстандарт”ның эшчән­леген тагын да ях­шыр­­ту өчен фикердәш­ләр­не бе­р­ләштерүгә, үлчәү­ләрне гамәлгә ашыруны тәэмин итү системасын халыкара та­ләпләргә һәм стандартларга яраштыруга да хез­мәт итә, — диде, кунакларны сәлам­ләп, Баш-корт­станның Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗ­ри­бәләр үзәге җи­тәкчесе Әмран Моратшин.
Әйтергә кирәк, мондый дәрәҗәле чара Башкортстанда юкка гына дүртенче тапкыр оештырылмый. Рес­публиканың Стандартлаштыру, метрология һәм тәҗ­рибәләр үзәге илдә иң яхшылардан санала. Үзәк 1902 елда оештырылган. Стәрлетамак, Октябрьский, Нефтекама, Бөре һәм Белорет шәһәрләрендә филиаллары бар. Предприя­тиедә яшь белгечләрне дәртлән­дерүгә, үстерүгә җитди игътибар бүленә. Атап әйткән­дә, хезмәт салучыларның 30 процентына 35 яшь тулмаган. Үзәк башлангычы белән Уфа дәүләт авиация техник университетында 2002 елда стандартлаштыру һәм сертификатлаштыру кафедрасы оештырылган. 2015 елдан кафедра стандартлаштыру һәм метрология дип атала башлаган. Барлыгы 300дән артык белгеч әзер­ләнгән. Дипломлы белгеч­ләр­гә ихтыяҗ зур. Шуңа күрә, метролог һөнә­рен сайлаучылар күп. Әйт­ик, былтыр 27 студент укырга кер­гән. Шуларның 25е — бюджет урынына. Уку йорты буенча 178 балл укырга керер­гә мөмкинлек бирсә, кафедрага абитуриентлар 226 балл белән килгән. Гому­мән, бер урынга 13 аби­­ту­риент дәгъва иткән. Гаризалар саны 218гә җит­кән.
Конференция кысаларында һөнәри осталык конкурсы, стенд, докладлар бәй­гесе дә үтте. Башкорт­станның яшь белгечләре дә сынатмады. Артур Саптаров белән Алинә Хәйрул­лина призлы урыннар яулады.
Дүртенче тапкыр югары дәрәҗәдә үткән чара Башкортстанда метрология үсе­шенә җитди игътибар би­ре­лүен кабат дәлилләде. Төрле төбәкләрнең яшь белгечләре фикер алышып, тәҗрибә уртаклашып яши икән, димәк, тармакның килә­чәге якты.
Читайте нас