“Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев билгеләвенчә, гомум алганда, республикада партиянең абруе югары булып кала. Соңгы ике айда гына аның сафлары 672 кешегә тулыланып, 90176 кешегә җиткән. Төбәктә партиянең абруе артуга исә тәү чиратта ул тормышка ашырган мөһим проектлар һәм гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртуга юнәлтелгән башка файдалы эш-гамәлләр нәтиҗәсендә ирешелә. Шуңа да Константин Толкачев партия проектларын тормышка ашыру өчен “Бердәм Русия” партиясеннән булган һәр депутатның шәхси җаваплылык тоярга тиешлеген сызык өстенә алды.
Хәер, моның шулай булуы бу юнәлештәге эш нәтиҗәләреннән дә ачык күренә. Әйтик, партиянең “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында узган вакыт эчендә меңләгән социаль объект, мәдәният учаклары, спорт корылмалары, юллар, күперләр, медицина пунктлары һәм башкалар яңарыш кичерде һәм төзекләндерелде. Партиянең “Балалар спорты” проекты да уңай нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, аның кысаларында быел Дүртөйле районында гына да ике мәктәпнең — Семилетка һәм Ивач авылы мәктәпләренең спорт заллары төзекләндереләчәк. Аерым алганда, спорт залларының түбәләре төзекләндереләчәк, диварлары тигезләп буялачак, тәрәзәләре, идәннәре һәм ишекләре яңага алыштырылачак.
— Яшьләр спорт белән шөгыльләнсен, сәламәтлеген ныгытсын, шушы өлкәдә уңышлар яуласын өчен тиешле шартлар тудыру зарур. Партия проекты шушы максатны тормышка ашыру мөмкинлеге бирә, — диде бу уңайдан Дүртөйле районының мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнур Әхмәдиев.
Җәмгысы исә районда “Балалар спорты” проектын тормышка ашыруга 962,8 мең сум акча бүленгән. Шуның 644,6 мең сумы — федераль, 318,2 мең сумы республика казнасыннан.
“Бердәм Русия” партиясенең “Урындагы мәдәният йорты” проекты исә агымдагы елда республика шәһәр һәм районнарындагы 32 мәдәният йортын колачлаячак. Аларның һәркайсы яктылык һәм тавыш корылмалары, сәхнә киеме, музыкаль инструментлар, мебель сатып алу өчен 1 миллион сум күләмендә акча алачак. әйткәндәй, тиешле акчалар муниципалитетларга күчерелгән дә инде, хәзер сатып алулар этабы башлана. Шушы көннәрдә исә Башкортстанның Мәдәният йортлары директорлары сатып алулар өлкәсендә мастер-класска җыелып, әлеге эшнең үзенчәлекләре белән танышты һәм белемнәрен күтәрде.
“Бердәм Русия” партиясенең “Кече шәһәрләр парклары” проекты кысаларында исә быел биш шәһәр паркы төзекләндереләчәк. Бу максатта 22,5 миллион сум бүленә. Әлеге проектта катнашуга халкы 250 мең кешегә кадәр булган шәһәрләр исәп тота ала.
Мәсәлән, проектта катнашучы Белорет шәһәрендәге паркны төзекләндерүгә 5 миллион 746 мең сум бүленгән. Элек бу парк район халкының яраткан ял итү урыны булган, анда төрле мәйдан-чыклар, аттракционнар эшләгән. Хәзер исә парк ташландык хәлгә килгән. “Бердәм Русия” партиясе тормышка ашырган проект кысаларында исә парк тиздән янә икенче яшьлеген кичерергә тиеш. Проект координаторы Александр Дегтев үткәргән видеокиңәшмәдә билгеләнүенчә, паркны төзекләндерү буенча барлык тиешле
проект-смета документлары әзер-ләнгән, июль ахырында сатып-алулар узып, подряд оешмасы билгеләнәчәк. Төзекләндерү эшләренә бер ай вакыт бирелә. Аерым алганда, яңа уку елы башлануга биредә барлык җәяүлеләр юллары төзекләндерелергә, кече архитектур формалар урнаштырылырга, күпфункцияле мәйданчык яңартылырга тиеш. Паркта шулай ук ял зонасы барлыкка киләчәк, яктырту корылмалары урнаштырылачак, Агыйдел елгасы ягыннан койма куелачак.
Күренүенчә, “Бердәм Русия” партиясе төбәк бүлекчәсенең проектлары тулы куәтенә эшли. Узган атнадагы утырышта исә аларга янә бер проект өстәлде. “Чиста куллар” дип исемләнгән әлеге проект коррупциягә каршы көрәшкә юнәлтелгән. Аның координаторы итеп “Бердәм Русия”нең төбәк башкарма комитеты җитәк-чесе Руслан Гыйззәтуллин, Иҗтимагый совет рәисе итеп “Дәүләт власте органнарында коррупциягә каршы көрәш үзәге”нең төбәк бүлекчәсе рәисе Илья Якупов тәгаенләнде.
Менә шулай, “Бердәм Русия” партиясе үзенең мөһим проектлары белән эшчәнлек даирәсен елдан-ел киңәйтә бара. Моңа кадәр ул күбрәк социаль өлкә мәсьәләләре белән шөгыльләнсә, хәзер коррупциягә каршы көрәш кебек үтә катлаулы бурычны да үз иңнәренә ала. “Бердәм Русия”леләргә бу өлкәдә дә уңышлар юлдаш булсын дигән изге теләктә калыйк!