+13 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Июля 2017, 12:17

13 районда Гадәттән тыш хәл режимы кертеләчәк

Бу хакта бүген матбугат конференциясендә республиканың Авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.

Яңгырлы җәй сәбәпле, чәчелгән үсемлекләрнең кырылу нәтиҗәсендә республиканың 13 районында Гадәттән тыш хәл режимы кертеләчәк (Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Иглин, Кырмыскалы, Кушнарен, Краснокама, Нуриман, Стәрлебаш, Уфа, Федоровка, Чишмә).

Исемлеккә күбрәге Урал алды районнары эләккән. Урал аръягы һәм төньяк көнчыгыш районнарында уңыш алу буенча хәл яхшырак.

22 мең гектар мәйданда югалтулар 426 миллион сумга бәяләнә. Аграр өлкә җитәкчесе әйтүенчә, Гадәттән тыш хәл режимы булдыруга республиканың тагын 5 районы рәсми мөрәҗәгатьләр әзерләгән.
Читайте нас