+29 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Июля 2017, 08:47

Башкортстан «яшел рейтинг» унлыгында

«Экойла» халыкара конкурсы экология традицияләре булдыруда һәм үстерүдә халыкның активлыгын күрсәтә.

Әлеге рейтинг “Яндекс” порталында сораштыру нәтиҗәсендә төзелгән.

“Яшел рейтинг”ка кергән төп ун төбәк исемелегенә түбәндәгеләр кергән: 1. Төмән өлкәсе; 2. Кемерово өлкәсе; 3. Ленинград өлкәсе; 4. Самара өлкәсе; 5. Татарстан; 6. Ростов өлкәсе; 7. Новгород өлкәсе; 8. Мәскәү өлкәсе; 9. Саха (Якутия); 10. Башкортстан.

“Экойла” проекты авторы Ольга Лавлинская билгеләвенчә, халыкның экология өлкәсендә активлыгы, киң мәгълүмат чараларының һәм җәмгыятьнең үзара аңлашып эш итүен күрсәтә.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Читайте нас