-6 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июль 2017, 02:00

Әнкәй кадерен белгәннәрнең бәхете тулы була!

Флүрә һәм Фидрат Салиховларның тормышы шуңа ачык мисал.Фидрат Салихов Чакмагыш районының Бикмәт авылында туган. Әтисе Мөхәммәтгариф Харис улы сугышны үтеп исән-сау туган җиргә кайткан. Ләкин колач җәеп дөнья көтә алмаган, сугыш яраларыннан вафат булган. Балаларны әнкәләре — Мөһәҗирә апа аякка бастырган.

Әйе, ул чордагы аналарның һәркайсына алтын һәйкәл куярлык. Берсе дә баласын ташламаган, берсе дә үз-үзенә кул салмаган. Аллаһы Тәгалә Мөһәҗирә Камилҗан кызына ныклык һәм улын чын ир-егет итеп тәрбияләргә мөмкинлек биргән. Улым кешедән ким булмасын гына димәгән, кеше булсын, дигән аның әнкәсе. Фидрат кул арасына керә башлау белән бүтән кешенең ирләре башкарган эшкә тотына. Аның чын ир-егет булып үсүе әнкәсенең үгет-нәсихәте белән дә бәйле, әлбәттә. Әмма, зиһенендә һәм күңелендә омтылыш булмаган баланы шулай бул, тегеләй бул, дип тукып торып кына туры юлга бастыру мөмкин түгел. Кечкенәдән үк ана белән улы арасында сүзсез дә аңлашыла торган күңел тоемлавы булган. Менә шушы тойгы бар булмышын баласына багышлаган анага олы ихтирам, мәдхия булып формалашкан. Фидрат Мөхәм­мәтгариф улының әнкәсе турындагы хатирәләрен тыңлаганда ирексездән шагыйрь Рим Идиятул­линның:
“...Мин кичерәм,
Йөрәк аша кичерәм
Әнкәйләргә төшкән сагышны”, дигән юллары искә төшә.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң Фидрат Уфа нефть институтында белем ала. Яшь белгечне Салават нефть-химия комбинатына эшкә тәгаенлиләр. Биредә ул сигез ел цехның өлкән механигы була.
Комбинат эшчәнлеге белән танышырга килгән бертөркем яшьләр арасында Бүздәк районы чибәре Флүрә Салихова да була. Фамилия­ләре бер үк төрле булгач, хезмәттәш-ләре Фидраттан, әллә синең сеңлең­ме бу кыз, диләр. Шулай көлеп-шаярып сөйләшкәндә ике яшь йөрәк арасында бер-берсенә омтылу тойгылары барлыкка килә. Аннан инде күңелләрне сөю хисләре чолгап ала. Өйләнешәләр.
Туган нигезгә, әнкәйгә якынрак, ешрак кайтып йөрерлек булсын, дип яшь гаилә Дүртөйлегә күченеп кайта. Фидрат Салихов “Чакмагышнефть” идарәсендә эшли башлый. Бик җаваплы вазыйфалар башкара. Озак еллар намуслы эшләп “Русиянең мактаулы нефтьчесе”, “Чакмагышнефть” идарәсенең атказанган нефтьчесе” дигән дәрәҗәләргә ирешә.
Дүртөйледә уңайлы фатирда торса да Бикмәт авылында, туган нигездә яңа йорт сала ул. “Әнкәй исән чакта йортны, нигездә, аның өчен яңарттым. Картайган көнендә яхшы өйдә яшәсен, мәңгелеккә күчкәндә дә халык: “Мул тормышта яшәгән икән бу!” — дисеннәр, дип… Аны үзебезнең янга да алып булыр иде. Ләкин гомер буе авылда яшәп, авыл суын эчеп үскән өлкән кешеләр, авылдан балалары янына китеп, шәһәрдә яши башлауга ук, нигәдер, бик тиз сүнә. Алар таш каланы кабул итә алмый — керсез җаннарына тынгы тапмыйча, чәчәк кебек сулалар. Авыл йорты — ул үзе бер дөнья. Нин­дидер бер хикмәти сер — илаһи тарту көче бар авыл йортында! “Мин — бәхетле кеше. Туган авылым, йортым, нигезем бар”, дип хаклы рә­вештә горурлана Фидрат абый. Моңа кадәр дә, хәзер дә кулыннан килгәнчә туган авылына ярдәм итә. Төзек­ләндерү, зиратны тәртипкә китерү һ.б. Бу уңайдан аның үз фәлсәфәсе бар, матур әдәбиятта язылганча: “Олыгая барган саен Аллаһның тәэсирен, бөеклеген тоя­сың. Бүген җитеш тормышта яшибез. Туган авылга кайтып кайчандыр башыбыздан сыйпап узган абый-апалар, күршеләр белән ике куллап бер күрешү, олылап бер җылы сүз әйтү алар өчен бик мөһим икәнлекне истән чыгарырга ярамый, минемчә. Күңел­ләребезне саранлык билә­мә­сен,” ди ул.
...Менә 45 ел инде алар яшь­лектәге хис-тойгыларга тап төшер­мичә матур, үрнәкле итеп гомер кичерәләр. Дүртөйледә мәһабәт йорт тергезгәннәр. Флүрә ханым, гаилә учагы сагында тору белән беррәттән, лаеклы ялга чыкканчы төрле оешмаларда хисапчы, баш хисапчы булып эшли. Уллары Альберт белән Тимурны тәрбияләп үстергән­нәр, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Алар хәзер үз эшләренең осталары, әтиләре кебек — нефтьчеләр. Картәти һәм дәү әнине сөендереп Газинур, Гөлнур, Айсылу һәм Давыт исемле оныклар үсеп килә. .
Читайте нас