+17 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
12 Июля 2017, 21:00

Спорт мәктәпләренең ишеге ачыкмы?

Кичә республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов төбәктә физик культура һәм спортның аерым юнәлешләрен үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда Хөкүмәт әгъзалары, министрлык­лар һәм ведомстволар, спорт федерацияләре, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.

Бүген республикада 127 балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, мәктәпләр­дә йөзләрчә спорт клубы эшли. Аларда барлыгы 170 меңнән артык бала шөгыльләнә.
— Шул ук вакытта кайбер балалар өчен спорт мәктәпләренең ишеге ябык. Соңгы вакытта ата-аналар миңа еш кына бу учреждениеләрнең төрле сәбәпләр белән түләүлегә әйләнүе турында хәбәр итә. Гомумрусия халык фронты активистлары үткәргән сораш­тыру нәтиҗәләре буенча, респуб­ли­када һәр өченче баланың ата-ана­сының түгәрәкләр һәм спорт мәктәп­ләре өчен түләү мөмкинлеге юк. Ике-өч баласы спорт белән шөгыльләнгән гаиләләр дә чыгымнарны күтәрә алмый. Нәтиҗәдә бала­ның берсе спортны ташлап, теләсә кайда йөрергә мәҗбүр, — диде Рөстәм Зәки улы.
Ул бу өлкәдәге башка җитешсезлекләрне дә телгә алды һәм ел ахырына Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгына күрелгән чаралар турында хәбәр итәргә кушты.
“Сәламәт буын — көчле төбәк” проектына килгәндә, аны республиканың барлык мәктәпләренә дә тарату зарур. Аларда 450 мең бала укыса, проект әлегә шуларның 1000ен генә колачлый.
— Халык, аеруча балалар, спорт белән шөгыльләнә алсын өчен тырышырга кирәк. Секцияләрдә һәм спорт мәктәпләрендә генә түгел, ишек алларында, паркларда, стадионнарда да. Сыйфатлы спорт мәйданчыклары төзү, ярышлар үткәрү максатка ярашлы булачак. Моның өчен шәһәр һәм районнарда спорт инфраструктурасын үстерүне дәвам итәргә кирәк, — дип ассызыклады республика Башлыгы.
Читайте нас