Моннан тыш, агымдагы елда күңелне кырганы — тиешле җылылык җитешмәү. Бу җыеп аласы уңышка кире йогынты ясый. Һава температурасының түбән булуы орлыкларның тишелеп чыгуын һәм бөртеклеләрнең арытабангы үсешен акрынайтты. Аграр тармак белгечләре фикеренчә, басуларда тамырларның кислородка, шулай ук азот, фосфорга интегүе күзәтелә, бу үз чиратында уңыш һәм ашлык сыйфатына тискәре йогынты ясый.
Матбугат конференциясендә журналистлар белән очрашуда авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов 13 районда гадәттән тыш хәл кертелүе турында белдерде.
Яңгырлы җәй булу сәбәпле, Бакалы, Бәләбәй, Бүздәк, Дәүләкән, Иглин, Кырмыскалы, Кушнаренко, Краснокама, Нуриман, Стәрлебаш, Уфа, Федоровка, Чишмә районнарында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Башкортстан Башлыгының 12 июльдә чыккан карары нигезендә ул 3 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу нәрсәне аңлата соң? Җитәкче аңлатуынча, гадәттән тыш хәл игълан итү — ул төбәкне штрафтан коткара. Аграр сектор буенча билгеле индикаторларга җитә алмаган өчен штраф салынмаячак.
— Былтыр республикада шуңа охшаш хәл булгач, безне штрафлардан азат иттеләр. Әгәр быел билгеләнгән күрсәткечләргә ирешмәсәк, зур күләмдә штраф яный: документта бит кайда күпме яңгыр яуганы язылмый. Һәр нәрсәгә әзер булырга тиешбез, — диде министр.
Шушы көннәрдә Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан хат килүен әйтте җитәкче. Анда узган ел булган гадәттән тыш хәл чыгымнарын әлеге вакытта 160 миллион сум күләмендә кире кайтару турында сүз бара.
22 мең гектар чәчүлекләр бозылудан югалтулар 426 миллион сумга бәяләнә. Аграр ведомство җитәкчесе әйтүенчә, гадәттән тыш хәл режимы кертүгә республиканың тагын 5 районы документ әзерләгән.
Исемлектән күренүенчә, бирегә күбрәк Урал алды районнары эләккән. Урал аръягы һәм төньяк-көнчыгыш районнарында уңыш алу буенча хәл яхшырак.
Аграр ведомство башлыгы билгеләвенчә, чәчү кампаниясе төбәктә соңлап башланса да, койма яңгырларга кадәр эшләр тулы күләмдә башкарылып өлгергән. Быел республикада чәчү мәйданнары 3 миллион 101 мең гектар тәшкил иткән. Шул исәптән язын 2 миллион 200 мең гектар чәчелгән. Министр сүзләренә караганда, уңыш алуга бәйле өч вариант карала: реаль, оптимистик һәм пессимистик.
Беренче вариант буенча, август һәм сентябрьдә яңгырлар кимесә, ашлык уңышын — 2,8 миллион тонна, шикәр чөген-дерен — 1 миллион тонна, көнбагышны 200 мең тонна җыеп алу, һәр баш малга 24 центнер тупас һәм сусыл азык хәзерләү һәм 161 миллиард сумлык керем алу мөмкин булачак. Узган елны табыш 167 миллиард сум булган.
Пессимистик вариант буенча, августта, сентябрьдә туктаусыз яңгыр явып, октябрьдә кар төшсә, 1,5 миллион тонна ашлык, 600 мең тонна шикәр чөгендере, 125 мең тонна көнбагыш җыелачак, һәр баш малга 15 центнер азык тупланачак һәм 130-140 миллиард сум керем алыначак.
— Әлбәттә, без оптимистик караштабыз. Көннәр бүгеннән утырып китсә, 3,3 миллион тонна ашлык, 1,2 миллион тонна шикәр чөгендере, 276 мең тонна көнбагыш һәм һәр малга 30 центнер азык берәмлеге тупларга һәм 177 миллиард сум керем алуга исәп тотабыз, — диде министр.
Шул ук вакытта...
19-21 июльдә республикада “Кече хуҗалыкларны һәм авыл территорияләрен тотрыклы үстерүдә дәүләт ярдәме” дигән темага III Бөтенрусия семинар-киңәшмәсе үтәчәк. Анда Русиянең 60 төбәгеннән аграр тармак җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләр катнашачак. Катнашучылар Илеш, Бүздәк, Туймазы районнарында гамәли семинарда булачак. 21 июльдә Уфада Конгресс-холл мәйданында пленар киңәшмә узачак.