Ярты елда товар әйләнешендә экспорт күбәйгән, ә импорт кимегән, диелде анда. Беренче чиратта, химия сәнәгате, минераль продуктлар һәм машиналар төзү тармагы исәбенә экспорт арткан.
Ел башыннан 11399 таможня декларациясе төзелгән. Бу —2016 елның шул чорына карата 4,4 процентка артык.
Үткән елга караганда административ хокук бозулар саны артуы турында да әйтелде матбугат конференциясендә.
Аэропорттагы таможня хезмәте тарафыннан һәр көн саен хокук бозу очраклары теркәлә. Кыен хәлгә тарымас өчен, чит илгә барыр алдыннан таможня законнарын өйрәнергә кирәк, әгәр дә аңлашылмаучылыклар туа икән, һәрвакыт таможня органнарына ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Административ хокук бозуларны ачыклар өчен төрле яңа техник чаралар кулланалар. Мәсәлән, таможнячылар эшендә ярдәм итүче дүрт аяклы тугры дуслары да бар. Конференциядә аларның берсе — “Нэрика” кушаматлы хәрби эт “катнашты”. Ул инде икенче ел хезмәттә икән. Алар бүлектә барлыгы дүртәү. Һәрберсе нинди дә булса әйберне табар өчен махсус өйрәтелгән. Нэрика акчалар эзли. Әгәр дә сез таможня аша акчаны тиешеннән артык алып чыгарга маташасыз икән, димәк, Нэрика сезне дә эләктерәчәк.
“Бездә барлык этләр дә төрле токымнан. Аларның хезмәте 8 ел дәвам итә. Эш сәләтен киметмәсә, ул арытаба да биредә калырга мөмкин. Этләрне отставкага чыкканнан соң күпчелек очракта хезмәткәрләр үзләренә ала”, — дип аңлатма бирде таможняның кинология бүлеге җитәкчесе.
“Тыелган әйберләрдән күбрәк дарулар алып чыгалар. Хокук бозулар күпчелек очракта ачыклана”, — диде “Уфа” аэропортының таможня посты җитәкчесе Сергей Мельников.