Бәйгене ачу тантанасында Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Фуркат Мөхәммәдиев, “Башкортстан торак төзүчеләр берлеге” ассоциациясе президенты Рәшит Мамлеев, Русия төзүчеләр профсоюзының төбәк оешмасы рәисе Павел Александров һәм башкалар катнашты.
“Госстрой” компанияләр төркеме объектында үткән ярышта республиканың төрле төбәкләреннән 16 команда көчен сынады. Ярыш җиденче һәм сигезенче катларда оештырылды. Барлык катнашучылар да хәвефсезлек җиһазлары белән тәэмин ителде. Ташчылар билгеле вакыт эчендә кирпечтән стена күтәрде. Тәҗрибәле экспертлар башкарылган эшнең күләмен, технологиясен һәм сыйфатын тикшерде. Моннан тыш, осталар теория сынавын да үттеләр. Биш сорауның дүртесе — технология, берсе хезмәт хәвефсезлеге белән бәйле. Җиңүчеләр мактау грамоталары, кыйммәтле бүләкләр белән тәбрикләнде.
Җиңүче команда Идел буе федераль округы бәйгесендә көчен сынаячак. Анда да сынатмаучылар Мәскәүдә үтәчәк Бөтенрусия финалында катнашачак.