Шушы кармакка, кызганычка каршы, теләмәсәң дә, республиканың зур шәһәрләрендә, шул исәптән Уфада да эләгергә була. Мәсәлән, Хисаметдин Исмәгыйлев дигән кунакның Башкортстан дәүләт педагогия университеты янында калдырган машинасын быел 30нчы май көнне, эвакуатор белән алып китәләр. Ул университетка Стәрлебаш районыннан Г. Тукайның 105 еллыгына багышланган кичәгә чакырылган була. Көне буе машинасын эзләп тапканчы, болай да юлга акча сарыф итү өстенә, эвакуация хезмәткәрләре аның күңеленә уелмас яра өстәп куя. Машинасын акчасын түләгәч кенә, икенче көнне кире бирәләр.
2015 елның язы әле дә хәтер-дә. Иртәнге сигезенче яртыда җиңел машина яллап, Куватов исемендәге хастаханә капкасы төбенә барып туктадык. Янәсе, диагностика корпусында тиз генә анализлар бирәбез дә машинаны җибәрәбез. Ярый, хастаханәдә эшне бетереп урамга чыксак, машина юк. Эвакуатор алып киткән. Машинаны ЮХХДИнең штраф стоянкасына урнаштырганнар. Янәсе, Минһаҗев урамында дәваханә янында, кагыйдә буенча, машина куярга ярамый. Башка төрле транспорт хәрәкәтенә, имеш, комачаулый.
Сорау туа: ә кая куярга? Урамда калдырырга ярамый, хастаханә янында машина куям димә. Ярый әле мин — Уфа кешесе, шофер да Уфаныкы, болар хакында беләбез. Ә ерак районнардан килгән чирлеләргә ни эшләргә? Чирле кешенең акчасы да чамалы, куна керергә дус-ишләре дә, туганнары да юк. Бик кызганыч хәл, Аллаһ сакласын инде андый көнгә калудан.
Күңелне шунысы кыра: машина куярга урын булмау — бу инде күптәнге проблема, башкатыргыч сорау. Шунысына аптырыйм: ә нигә янәшәдә троллейбус депосы сүтелгәндә Уфа мэриясе проблеманың ничек кискен торганын күрмәгән? Вакытында сорау күтәрелгән булса, бернинди тавыш-тынсыз, аз чыгымнар белән мәсьәлә хәл ителгән булыр иде.
Икенчедән, янә шуны әйтәсе килә: Уфада йорт ихаталарында машина куяр урын юк. Кеше арып-талып эштән кайта, ә машинасын кая куярга белми, эзләнеп йөри. Янә мэрия нәрсә карый, нигә бер чара да күрми?
Немецлар Германиядә (Гамбург шәһәрендә) зур дәваханә алдында 4-5 катлы эстакада төзеп куйган. Анда 150-200 автомобиль сыя, эче тулы машина. Бернинди тавыш-тын чыкмый, барысы да канәгать. Бездә дә мондый корылмалар шәһәр өчен зур булган мәшәкатьне хәл итәргә ярдәм итәр иде. Моңа инвесторлар да табылыр дип уйлыйм, чөнки бу эстакаданың хуҗасы да була, хуҗасы булгач, кереме дә була. Теләк кенә кирәк. Кеше эшләмәгән эш юк.