+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Көнүзәк
19 июль 2017, 21:00

Сабыйлар пешмәсен!

Җәй – аеруча балаларның көтеп алган вакыты. Мәктәпкә йөрергә, дәресләр әзерләргә кирәкми, күп вакыт саф һавада үтә. Тик менә ата-аналар гына җәй буе ял итә алмый шул. Нәтиҗәдә, балалар күпчелек вакытын ата-аналар контроленнән башка үткәрә. Ә алар өлкәннәр күзәтүеннән азат булганда, кызганычка каршы, күңелсез хәлләр дә булгалый шул. Шуларның иң куркынычларының берсе – пешүләр травматизмы.

Күптән түгел Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында илнең шушы тармактагы башкарма власть органнары белән видеоселектр киңәшмә үтте. Русия Хөкүмәте Премьер-министры Дмитрий Медведев балалар сәламәтлеген саклау буенча мөһим бурычлар куйды. Анда балалар пешүен кисәтү белән бәйле профилактик чараларны оештыру мөһимлеге мәсьәләләре күтәрелде. Балалар учреждениеләренә, савыктыру лагерьларена тиешле мәгълүмат һәм медицина оешмаларының адресы һәм телефоннары белән флаерлар җибәрелде.
18нче шәһәр клиник дәваханәсенең Республика пешүләр үзәгенә быел алты ай эчендә 17 яшькә кадәр 625 бала мөрәҗә­гать иткән, аларның 345е госпитализа­цияләнгән. 320 бала дәваханәдән чыккан да инде (шул исәптән, бер яшькә кадәр булган 46 бала). Үлем очраклары юк.
Үзәк белгечләре ата-аналар һәм балалар белән пешүләр травматизмын кисәтү буенча сөйләшүләр алып бара. Күп чаралар оештыру күздә тотыла: медицина һәм мәгариф учреждениеләрендә буклетлар тарату, плакатлар элү, шәһәрләрдә баннерлар урнаштыру. Белгеч-комбустиолог чыгышлары да көтелә. Барлык чаралар да медицина профилактикасы үзәге белән килешенгән, әле аларны оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча эш бара.
Бу дөньядагы иң кадерле кешеләребезне – сабыйларыбызны саклауга битараф булмыйк, өлкәннәр!
Читайте нас