Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 июль 2017, 12:19

\"Бүсер сурәте\" төшерүчеләр

Уфа шәһәре хакимиятендә үткән киңәшмәдә вандаллык проблемасы күтәрелгән.

Хакимият башлыгы урынбасары Салават Хөсәенов бу хакта саннар нигезендә сөйләгән. Вандаллык дәрәҗәсе елдан-ел арта. Агымдагы елның беренче кварталында шәһәр вандаллар аркасында 2 миллион 200 мең сум акча югалткан. Ул барыннан да күбрәк граффитины (диварларга төшерелгән рәсем) бетерү өчен тотылган — 1 миллион 80 мең сум.
Вандаллык башкаланың барлык паркларында да теркәлгән. Шуны исегезгә төшерәбез: бу кылык закон белән тыелган һәм аның өчен хөкем җәзасы каралган.
Читайте нас