+13 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 июль 2017, 10:55

Уфада гашыйк пар югалган

24 июльдә Уфада гашыйк пар — Юлия Мареева белән Айгиз Миңнебаев юкка чыккан. Алар башкаланың Дим районында велосипедта йөрергә чыккан җиреннән кире кайтмый.

Ата-аналары бу хакта белми дә кала. Ә кичен өйләренә кайтмагач, чаң сугалар.

— Без полициягә шул кичне үк мөрәҗәгать иттек. Кесә телефоннары сүндерелгән иде. Пеленг соңгы тапкыр аларның Курасково янында булулары турында белдерде. Бу — шәһәрдән 16 чакрым читтәге поселок. Безнең белән бәхәскә кермәделәр, ни сәбәпле юкка чыгуларын аңламыйбыз. Велосипедта да еш йөрмиләр иде, болай күңел өчен генә, күбрәк җәяү йөрделәр, — ди Юлиянең кайгыга баткан әнисе.
Читайте нас