Башкортстан делегациясен форумда Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк сәяси советы секретаре Константин Толкачев җитәкләде. Делегация составына шулай ук Уфа, Белорет, Нефтекама шәһәрләре хакимияте башлыклары, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелеге керде.
Республика вәкилләре форумдагы барлык дүрт мәйданчык эшендә дә катнашты. Аерым алганда, координаторы Башкортстаннан Дәүләт думасында депутат һәм комитет рәисе урынбасары Павел Качкаев булган “Уңайлы ихата” секциясендә торак хуҗаларын ихата алларын төзекләндерү эшенә җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелсә, “Шәһәр җәмәгать киңлеге” секциясендә бу юнәлештәге проектларда бизнес өлешен арттыру турында сүз барды. “Кече шәһәрләрне төзекләндерү” секциясендә исә муниципалитетлар җитәкчеләре шушы өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләде. Әйткәндәй, биредә Нефтекама һәм Белорет шәһәрләре хакимияте башлыклары да чыгыш ясады.
“Шәһәр мохите: стандартлар һәм сыйфат индексы” дигән секциядә исә 2025 елга кадәр илдә шәһәрләрне үстерү мәсьәләләре тикшерелде.
Гомумән, форумның пленар утырышында билгеләнүенчә, алдагы елларда йортлар яны территорияләрен төзекләндерү һәм тәртиптә тоту милекчеләр иңенә салынырга мөмкин. Бу җәһәттән федераль законнарга тиешле төзәтмәләр кертергә дә тәкъдим ителә. Хәер, бу юнәлештә эш бара да инде. Әйтик, урындагы башлангычларга дәүләт ярдәме программасы, гражданнар билгеләгән мөһим социаль бурычларны хәл итүдә, шул исәптән, аларның да турыдан-туры катнашуын һәм акча салуын күз уңында тота. Гомумән, соңгы чорда бу җәһәттән илдә дә, Башкортстанда да ярыйсы ук зур тәҗрибә тупланды дияргә нигез бар. Мәсәлән, форумда Павел Качкаев белдерүенчә, “Бердәм Русия” партиясенең “Шәһәр мохите” проекты буенча карарларның 86 проценты бүген гражданнарның гомум җыелышларында кабул ителә.
Форумда бу юнәлештә Башкортстанда тупланган уңай тәҗрибә дә игътибар үзәгендә булды. Әйтик, Белорет районы хакимияте башлыгы Владислав Миронов муниципалитетта берьюлы партиянең ике проекты – “Шәһәр мохите” һәм “Кече шәһәрләр парклары” проектлары гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте. Шул рәвешле шәһәрдә 41 күпфатирлы йортны үз эченә алган 22 ихата территориясе һәм ике сквер төзекләндереләчәк.
Нефтекама шәһәрендә дә шәһәр мохитен булдыруга 58 миллион сум юнәлтелгән. 19 ихатаның сигезендә бүгенгә эш тәмамланган. Моннан тыш Бөек Ватан сугышы турында Хәтер аллеясендә 19 миллион сумлык эш башкарылган. Урындагы башлангычлар нигезендә җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларына 17 миллион сум юнәлтеләчәк. “Көндәлек тормышны төзекләндерүгә биш адым” проекты кысаларында Юл урамы танымаслык булып үзгәрәчәк. “Эшлекле гамәлләр” проекты кысаларында исә Нефтекамада 84 балалар спорт мәйданчыгы булдырылган. Бу хакта Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Рәшит Дәүләтовның чыгышында әйтелде.
Бу көннәрдә “Шәһәр мохите” проекты кысаларында Бөре шәһәрендә дә эш кызганнан-кыза. Анда 14 ихата һәм бер парк төзекләндереләчәк. Бу эш белән өч бригада шөгыльләнә. Башка шәһәрләрдә, шул исәптән башкалабыз Уфада да бу юнәлештә колачлы эш җәелдерелгән. Мәсәлән, юлларны төзекләндерүчеләрне, бизәүчеләрне шәһәрнең барлык районнарында һәм урамнарында да диярлек очратырга мөмкин. Шул рәвешле партия проекты кысаларында ил, шул исәптән Башкортстан шәһәрләре дә якын чорда күпкә күркәмрәккә һәм уңайлыракка әйләнергә тиеш. Без, гражданнар да, башкарылган эшкә мөмкин кадәр сакчылрак мөнәсәбәттә булып, бу чараларда үзебез дә активрак катнашсак иде. Ахыр чиктә, шәһәрләребезнең төзеклеге, күркәмлеге, беренче чиратта, безгә, анда яшәүчеләргә кирәк!