Сүзне ерактанрак башлыйм. Бер танышым, гомеренең байтак өлешен тулай торакта үткәргәннән соң, тәвәккәлләп, бер бүлмәле яңа фатир сатып алды. Моның өчен башта теге бүлмәсен сатты, аннары ипотекага керде. Аена 17 мең сум түләргә туры ки-лүен белгәч, шикләнеп калган идем. Ялгыз яшәүче, базарда азык-төлек сатып көн күрүче ханым бу кадәр сумманы түли алырмы, янәсе. Ничек тә түләрмен әле, диде, район үзәгендә яшәүче пенсионер әнисе дә ярдәм итәргә теләк белдерде. Кыскасы, сатты да Дим районындагы “Серебряный ручей” бистәсендәге зур, якты фатирга барып та урнашты.
И шатланган идек шулчак. Иртәрәк булып чыкты. Бер күрүемдә инде ул фатирга бик авырлык белән түләвен әйтте, бурычлары җыелуын сөйләде, банктан килеп, фатирны тартып алу белән куркыталар, диде. Ләкин банк куркытып кына калмый, тартып та ала икән. Шул очрашудан соң озак та үтмәде, аның фатир арендалап, әйберләрен шунда күчерүе, яңа фатирын банкка тапшыруы турында ишетелде...
Ипотека шундый нәрсә инде ул. Совет заманында безгә аны кешене изү һәм вак хуҗалыклы, урта хәлле крестьяннарны бөлдерү коралы, дип өйрәтәләр иде. Процент сыйфатында алар банкка бөтен керемен бирә. Авыр икътисади хәлләр аларны бурычка батарга, банкка милкен залогка тапшырырга мәҗбүр итә. Социалистик илләрдә ипотека юк иде. Ләкин капиталистик юлга басуга ипотека бездә дә күкрәп чәчәк ата башлады.
Шулай да бүген фатирга интегүчеләрне тораклы итү өчен иң кулай юл шушы инде. Телисең икән, аласың ипотеканы, теләмисең икән, юк. Тартып алуга килгәндә, моннан ары бурычлылардан ипотекага алынган торакларын гына түгел, башка бердәнбер торакларын алырга да рөхсәт ителәчәк. Юстиция министрлыгы Гражданнар кодексына бурычлар өчен бердәнбер булган торакны тартып алуны тыйган положениене юкка чыгаручы үзгәрешләр әзер-ләгән. Аларга ярашлы, әгәр дә торак мәйданы гамәлдә булган социаль норманы (әйтик, Башкортстанда бер кешегә 12 квадрат метр) ике тапкыр арттыра икән, бу торакны бурычлар өчен сатарга мөмкин. Шул рәвешле, торак тиешле нормадан ике тапкыр зуррак икән, тартып алырга башка милек булмаса, суд карары белән фатирны сатарга да мөмкиннәр. Алынган акчаның бер өлеше — хуҗаларга кечерәк торак сатып алырга, икенчесе бурычны каплауга китәчәк.
Бу законны кабул итүгә уфалы Фәнзия Галимова-ның аянычлы хәле дә этәр-геч биргәндер. Берничә ел элек ул танышына 300 квадрат метрлы йорт төзү өчен 3 миллион сумнан артык акча биреп тора. Ләкин вакыты җиткәч, танышы бурычын кайтарырга ашыкмый. Башкортстанның төрле инстанциядәге судлары аны акча биреп торучыга ай саен пенсиясеннән 2 мең сум акча түләтү бурычын куя. Шул ук вакытта аның милкендә ким дигәндә 10 миллион сумлык йорт бар. Аны сатып 3 миллион сум бурычын түли алмыймыни? Түли алыр иде дә, ләкин сатасы килми. Аена 2 мең сум түләп, 3 миллионны ничә ел түләргә туры киләчәк аңа? Ялгышмасам, 125 ел була түгелме соң? Кешедән көлү бит бу!
Фәнзия Галимова Конституцион судка кадәр барып җитә. Үз чиратында, ул аның яклы була һәм парламентка законнарга үзгәрешләр кертүне йөкли.
Әлеге закон проекты авторлары аның балигъ булмаган балалар хокукларын яклауны тәэмин итәчәген билгели. Документта тәкъдим ителәчәк чаралар алимент түләмәүчеләргә каршы нәтиҗәле көрәшергә, шулай ук үсмерләрне ата-анасы аерылган очракта торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.