Фонд страховкалауны һәм төзүче компанияләрнең банк җаваплылыгын үз өстенә алачак. Законда төзелеш оешмаларының мәҗбүри взнос күләме, аны кертү тәртибе һәм, төзүче компания банкрот дип табылган очракта, дольщиклар күргән зыянны каплату каралган. Ул, шулай ук, фондка төзелештә өлешләтә катнашучылар белән төзелгән һәр килешү бәясенең 1,2 проценты дәрәҗәсендә взнос күләмен, дольщиклар хәвефсезлеген тәэмин итүче башка чараларны билгели.
– Әлеге закон акты өстендә эш киеренке барды, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – Дәүләт думасында дискуссияләр, экспертлар катнашлыгында консультацияләр, парламент тыңлаулары үтте. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары да бу чараларда катнашты һәм тәкъдимнәр кертте.
Алданган дольщиклар хокукларын яклау темасы барлык төбәкләр, шул исәптән Башкортстан, өчен дә актуаль. Бүген республикада ике меңгә якын алданган дольщик исәпләнә. Күрше төбәкләрдә аларның саны тагын да күбрәк булу безнең өчен юаныч булырга тиеш түгел. Иң мөһиме – яңа закон нәтиҗәле эшләсен. Аның күп кенә положениеләре берьюлы түгел, ә ел дәвамында үз көченә керүенә карамастан, уяу булырга кирәк. Бу вакыт эчендә законны гамәлгә ашыру механизмнарын өйрәнү, экспертлар берләшмәләрен үзгәртеп кору һәм торак төзелеше базарында катнашучыларны яңа кагыйдәләр белән таныштыру күзаллана. Русиянең Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы законны хокукый куллану буенча экспертлар һәм төзүче компанияләр белән консультацияләр үткәрә башлады да инде. Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары, шулай ук, бу чараларда катнаша, үз тәкъдимнәрен кертә.