Көнүзәк
7 август 2017, 21:00

Мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итә

Русия Президенты Владимир Путин “Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны саклау турында” Федераль законга кул куйды. Әлеге закон рөхсәт ителмәгән мәгълүматлы сайтларга керү технологияләрен куллану, шулай ук Русия территориясендә блокировкаланган ресурсларга Интернет челтәрендә сылтанма бирүне тыячак.

— Закон проекты Дәүләт думасына июньдә кертелде һәм, оператив рәвештә каралып, кабул ителде. Әлеге закон акты күптән кирәк иде, — диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. — Моңа кадәр кайбер сайтларга куелган блокировканы үтеп керү суд карары нигезендә чикләнә иде. Ләкин блокировканы үтү технологияләрен куллану тыелмаган иде. Әлеге проблема төрле дәрәҗәдәге закон чыгаручылар, журналистлар, киң җәмәгатьчелек тарафыннан тикшерелде. Бу закон әлеге мәсьәләгә нокта куячак.
Константин Толкачев белдерүенчә, кабул ителгән закон, беренче чиратта, Интернетта мәгълүмат хәвефсезлеген тәэмин итәчәк.
— Ул үз эченә төрле аспектларны ала, шуларның икесе аеруча мөһим. Беренчесе — балигъ булмаганнарның Интернетта хәвефсезлеге. Психикасы ныгып та өлгермәгән балалар һәм үсмерләр Интернет челтәрендә эшчәнлек җәелдергән деструктив төркемнәр йогынтысына аеруча тиз бирелә. Моның ачык мисалы — соңгы вакытта киң таралган үлем төркемнәре. Башкортстанда балалар суицидын булдырмауга зур игътибар бирелә. Балаларның Интернеттагы хәвефсезлеге темасын Дәүләт җыелышы-Корылтай Республика ата-аналар җыелышында да күтәреп чыкты, — дип ассызыклады Константин Толкачев. — Икенче мөһим аспект — экстремистик материалларны таратуга каршы тору. Җинаять төркемнәре, шул исәптән террорчылар өчен дә Интернет — иң төп чара. Экстремистларга каршы бөтен дөньяда көрәш алып барыла. Күптән түгел Русия закон чыгаручылары Советының Президиум утырышында үзем җитәкләгән Комиссия тарафыннан уйланылган милли хәвефсезлек һәм коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләренә яңалыклар кертүне тәкъдим иттем. Дәүләт думасында кабул ителгән закон безнең тәкъдимнәр белән тәңгәл килә.
Читайте нас