Көнүзәк
18 Августа 2017, 06:58

Дәүләкәндә 3 яшьлек бала югалган

Бу хәл кичә Чуенчы-Николаевка авылында булган.

Көндезге сәгать берләр тирәсендә ихатада уйнап йөргән кыз бала урамга чыгып китә һәм гаип була. Башка балалар кызны авыл читендә күргән була. Бала хроник бронхит белән авырый, сөйләшми.
Югалган кызны бөтен авыл халкы, полиция хезмәткәрләре төн буена эзли. Кызганычка каршы, әлегә бала хакында бер төрле яңалык та юк.
Читайте нас