Уфа — илнең сөт башкаласы
26 августта башкалабыз Уфаның Салават Юлаев исемендәге мәйданында узган “Сөт иле-2017” Бөтенрусия фестивале агросәнәгать тармагында гына түгел, бөтен Башкортстан халкы өчен дә көтеп алган бәйрәмгә әверелде. Бу чара фестивальләр картасында беренче тапкыр 2008 елда Мәскәүдә старт алган иде. 2011 елда исә, аның географиясе тагын да киңәеп, ул Бөтенрусия статусы алды. Һәм менә җиденче ел рәттән тантаналы форумның үзәге итеп Башкортстанның башкаласы Уфа сайлана. Мондый мәртәбәгә ия булу очраклы түгел, чөнки байтак еллар дәвамында республикабыз терлек саны һәм сөт җитештерү күләме буенча илдә әйдәүче төбәкләр исемлегендә.