Шәһәр һәм район җитәкчеләре, гадәттә, редакциянең мондый йомышын үтәүне үзләрендәге яза белүче хезмәткәрләргә тапшыра иде. Үзе утырып мәкалә язган һәм аны ниндидер бер яшь журналистка алып килгән шундый дәрәҗәдәге җитәкчене беренче күрүемдер. Ә, бәлки, ул бердән-бердер.
Мин белгән шушы 35 ел эчендә Зәки Нурихан улы республика күләмендәге төрле җаваплы вазыйфалар башкарды. Холкы-фигыле үзгәрмәде, кешелекле, кечелекле, ачык йөзле булып калды. Эш-мәшәкатьләрдән бушана төшкәч, матбугат битләрендә, аеруча “Кызыл таң”да, көнүзәк темаларга мәкаләләр бастыруны янә активлаштырды. Гәзитебезнең 2014 елгы лауреаты да булды әле ул.
Зәки Кадиков Нуриман районындагы 50 чамасы гына йорттан торган Рәтүш авылында гади колхозчылар Нурихан һәм Фатыйха гаиләсендә 8нче бала булып туган. Ул заманнарның авырлыклары, кайгы-хәсрәте! Гаиләдә иң өлкән ул — 21 яшьлек Нурлыгаян — 1942 елның декабрендә Сталинград янындагы каты алышларда ятып кала. “Әй, явыз Гитлер, дөньяның бер рәхәтен дә күрмәгән шул баламны ник харап иттең? Нинди гаебе, гөнаһы бар иде аның?” — дип, әнисенең үксеп елаганын Зәки Нурихан улы әле дә тирән кичереш белән искә төшерә. Өстәвенә, малайга 11 яшь тулганда әнисе үлә. Гаиләгә үги ана килә.
Үзләрендә — 4 сыйныфны, 10 чакрымдагы Яңа Субайда — җидееллык, 30 чакрымдагы район үзәгендә урта мәктәпне мактау грамоталары белән тәмамлый. Ул чорда ерак авыллардан килеп укучылар өчен интернат булмый. Шунлыктан Зәкигә, кышларын ялгыз әбиләргә фатирга төшеп, аларның барлык хуҗалык эшләрен башкарып укырга туры килә.
1958 елда Бәләбәй авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыру техникумын тәмамлап, Нуриман МТСында тракторчылар бригадиры булып хезмәт юлын башлап җибәрә. Өч ел армиядә хезмәт итә. Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик һөнәрен үзләштергәч, 1966 елда Дәүләкән авыл хуҗалыгы һөнәри училищесына укытучы итеп җибәрелә. Тиздән аны районның баш инженеры итеп үрләтәләр. Бу вазыйфада аның үз һөнәрен яхшы белүче, тынгысыз, коллективларны оста оештыручы, таләпчән дә, шул ук вакытта кешеләр ихтыяҗларына игътибарлы җитәкче сыйфатлары ачыла. Район хуҗалыклары техниканы югары җитештерүчәнле файдаланган, яхшы саклаган, үзләрендә остаханәләр, җылы гаражлар, нефть базалары һәм башка объектлар төзегән өчен республика күләмендә өч тапкыр җиңүче дип табыла. Ашлык комбайннарын ремонтлау тәҗрибәсен уртаклашу максатында районда Бөтенсоюз семинары үткәрелә.
Зәки Кадиковның мондый уңышларын күреп, аны КПСС өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлегенә инструктор итеп эшкә алалар. Биш елдан Мәчетле район Советы рәисе итеп җибәрәләр. Анда ул партия район комитетының беренче секретаре итеп сайлана. Ул җитәкчелек иткән елларда район икешәр тапкыр Бөтенсоюз, Бөтенрусия, республика буенча ярышта җиңүче дип таныла һәм Күчмә Кызыл байраклар белән бүләкләнә.
Мәчетледә аның фидакарьлеге хезмәт бәйгесендә җиңүләре белән генә билгеләнми. Халыкның тормышын яхшырту җәһәтеннән башкарган эшләре дә бихисап. Менә бер мисал. Кайчандыр ул район үзәгенә якын урында газ яткылыгы ачылып, консервацияләнеп куелганлыгын белә. Республика җитәкчесе Мидхәт Шакировка килеп, шуны файдаланырга рөхсәт сорый. Һәм республика авылларында беренче буларак, мондагы яткылык газы халык мәнфәгатьләренә хезмәт итә башлый.
Монда чакта Зәки Нурихан улы КПССның XXVI съездына — делегат, БАССР Югары Советы депутаты булып сайлана, “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнә.
Хәйбулла районы терлекчелек һәм игенчелек продуктлары җитештерүдә хәлиткеч урын тота. КПСС өлкә комитеты аны кадрлар белән ныгыту ниятеннән махсус карар кабул итеп, 1984 елның гыйнварында Зәки Кадиковны район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы итеп җибәрә.
Республиканың бер чигеннән икенчесенә — чит тарафларга гаиләң-балаларың белән төялеп китү ансат түгел. Анда эшкә тәгаенләнү хакында Зәки Нурихан улы хәләл җефете Роза Исмәгыйль кызына әйткәч, анысы тыныч кына: “Анда да кешеләр яши, без дә яшәрбез”, — дип кенә куя. Ярмәкәй районының Исламбахты авылында туып-үскән бу гүзәл ханым, гомумән, һәрчак иренең ныклы, ышанычлы тылы, терәге булып яши.
Хәйбулла — кар катламы юка, яңгырлар сирәк ява, кояш аяусыз кыздыра торган төбәк. Кадиков эшкә барган ел аеруча корылыклы килә. Иген уңышына өмет булмый. Малларның баш санын сакларга кирәк. Зәки Нурихан улы бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, шундагы тәҗрибәле белгечләр белән киңәшләшеп, кайчак республика күләмендәге түрәләрнең әмеренә буйсынмыйча, берсеннән-берсе тәвәккәлрәк адымнар ясый. Һәм ул адымнар дөрес булып чыга.
Кадиков анда хезмәт салган 7 елдан артыграк вакыт эчендә КПСС райкомының беренче секретаре вазыйфасында өч кеше — Илдус Кулибаев, Гыйрфан Якупов, Харис Шаһиев эшли. Аларның һәркайсы белән уртак тел таба. Киңәшләшеп эшләгән Задә Искуҗин, Исхак Дәүләтбирдин, Фәйзрахман Әбүбәкеров, Иван Новиков кебек белгечләрне әле дә сагынып искә ала.
Район дәүләткә ел саен уртача 82 мең тонна ашлык сата, аның 60 проценттан күбрәге — бодайның көчле һәм каты сорты. Сарыклар саны һәм алардан йон кыркып алу буенча республикада беренчелекне тоталар. Сыер малларын симертеп тапшыруда да алгы сафта баралар. Район яулаган казанышларны күздә тотып, Кадиковка “БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирәләр. Әле дә Хәйбуллада үтүче бәйрәмнәргә, тантаналарга кунак итеп чакыралар, хөрмәт күрсәтәләр. Кешеләргә кылган изгелек үзеңә дә яхшылык булып кайта шул ул!
1991-2005 елларда Зәки Нурихан улы республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында бүлек җитәкчесе, “Башсельхозтехника” берләшмәсенең генеральный директоры урынбасары, баш белгече булып эшли. Аннан соң да әле, 77 яшенә кадәр, республиканың барлык районнарын йөреп чыгып, МТСлар, “Сельхозтехника” берләшмәләре тарихына бәйле материаллар, экспонатлар туплап, бу турыда китап нәшер итте һәм Уфада гаять бай музей оештырды.
Республика Иҗтимагый палатасында Аксакаллар советы, Авыл хуҗалыгы министрлыгындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Зәки Кадиков, югарыда әйтүемчә, гәзитләрнең актив хәбәрчесе, үткен телле публицист та. Радио һәм телевидение аша, шулай ук, төрле чараларда халык алдында да еш кына чыгыш ясый.
Кадиковларның өч баласы да — ата-ана горурлыгы, алар — җәмгыятьтә үз урыннарын тапкан шәхесләр. Уллары Радий институттан соң хезмәт эшчәнлеген юл хәвефсезлеге инспекторы булып башлаган иде. Хәзер ул — соңгы 15 елда Чаллы шәһәренең ЮХХДИ начальнигы. Полковник. Күптән түгел аңа “Русия Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре” дигән исем бирелгән. Андый исем алган кешеләр Татарстанда өчәү генә, диләр. “Кызыл таң”да былтыр аның турында “Кешелекле полковник” дигән очерк та чыкты. Фәйрүзә Зәки кызы, БДПИның тарих һәм чит телләр факультетын тәмамлап, Уфаның 119нчы мәктәбендә укыта. Югары категорияле педагог. Институтта икътисадчы һөнәре алган Рәйсә страховкалау компаниясендә агент булып эшли.
Кадиковларның балалары, биш оныгы, аларның дүрт баласы — барысы да татарча яхшы сөйләшә. “Бездә өйдә урысча сөйләшү гадәте юк”, — ди гаилә башлыгы.
Уфа районының Чесноковка поселогында яшәүче Кадиковлар яздан көзгә кадәр үзләренең 15 сутый бакчасында мәш килә, җиләк-җимеш, яшелчәләрдән һәр елны мул уңыш алалар.