-8 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
5 сентябрь 2017, 02:00

Ә сез “Арбат”тан алданмадыгызмы?

Түләүсез сырның фәкать тычкан тәбесендә генә булуын онытмагыз.– Алло? Исәнмесез! Мин Сезгә Мәскәүдән, Европаның “Арбат” компаниясе филиалыннан шалтыратам, – дип, өй телефоныннан искиткеч матур тавыш яңгырады беркөн.

Минем белән туганыдай якын күреп, матур, ягымлы итеп сөйләшкән кыз исемемне дә белә булып чыкты. Баксаң, ул миңа көтелмәгән шатлык әзерләгән – безнең Уфада, минем өйгә якын гына урнашкан яхшы бер ресторанда үтәчәк кулинария шоуына чакыра икән. Андагы матур тамашада миңа дөрес һәм сәламәт туклану турында сөйләячәкләр, һичшиксез, файдалы бүләк бирәчәкләр, өстәвенә, тәмле ризыкларга дегустация дә үткәрелә икән. Гадәттә, мин бушка бүләкләр, яхшы кредитлар, файдалы чараларда катнашу тәкъдим итеп шалтыратучылар белән сөйләшеп тормыйм, бу юлы нишләптер телефонны куймадым, ниндидер икенче схема буенча сөйләшү иде бу, кызык тоелды. Сөйләшеп киттек.
Иң башта яшемне сорадылар. Инде күптән унсигез түгеллеген әйткәч, ничек шатлануларын белсәгез икән! Бу компания искиткеч яхшы, элита савыт-саба сату белән шөгыльләнә булып чыкты. Чакырылган шоуда алар бары тик шул савыт-сабаны бераз рекламалый һәм сәламәтлеккә файдалы ризыкларны шуларда әзерләп күрсәтә. Мин бернәрсә дә югалтмыйм, киресенчә, бүләкле булам һәм яхшы ресторанда файдалы, тәмле ризыклар татып карыйм. Керү – чакыру билетлары буенча икән. (Күрәсең, һәркемгә дә мондый бәхет тәтеми!) Шуның өчен аларга минем адрес кирәк. Вакытым юклыкка сылтанып, трубканы чак куйдым. Югыйсә, әсир иткәндәй сөйләшкән ягымлы тавышка буйсынып, сорауларга бер-бер артлы җавап бирә башлаган идем инде. Синең белән яхшы сөйләшкән кешегә дорфа кыланып, сөйләшүне өзү дә уңайсыз бит безнең кебек гади, намуслы халыкка. Шулай да мин бу сөйләшүнең ниндидер мошенник­ларның чираттагы алдавы икәненә төшенә башлаган идем инде.
Әлеге сәер шалтыратудан соң бер ай чамасы вакыт үтте, мин инде күптән ул компания хакында оныттым. Августның соңгы көннә­ренең берсендә өй телефонында янә ягымлы тавыш ишетелде.
– Сез безнең чакыру кәгазен алдыгызмы? – дип сорады ягымлы кыз, миңа исемем, әтиемнең исеме белән бик ихтирамлы эндәшеп, “Арбат”тан икәнлеге хакында әйткәч.
– Юк алмадым, – мин әйтәм, “Арбат”ны да чак искә төшердем. Адресымны дөрес әйтмәвем дә искә төште шулчак.
– Ничек инде? Сез бит кулинар-шоуга чакырылган!
– Рәхмәт, гафу итегез, минем вакытым юк, – дип трубканы куйдым. Чөнки бернинди шоуга да барырга җыенмыйм, эшем, чынлап та, бик тыгыз иде.
Ләкин “Арбат” кешеләре бик үҗәт булып чыкты, шунда ук янә телефон шалтырады. Гаҗәп, шул ук “Арбат”, ләкин инде икенче тавыш. Мине бу шоу кызыксындырмавын, барырга теләмәвем хакында әйтеп, тагын трубканы ташладым. Биш минут үттеме-юкмы, янә мине “Арбат” борчыды. Бу юлы бик ягымлы ир-егет тавышы. Шоуның иртәгә үк, минем өйдән ерак түгел рес­торанда үтәсен сөйли башлады. Ләкин күпме тырышып караса да, бу егет тә уңышка ирешә алмады. “Арбат”лыларга чын-чынлап ачу килә башлады. Ә алар тынычланырга уйламады, кат-кат шалтыратты. Һәр шалтыратуда бер тавыш. Күрәсең, “Арбат”ның барлык хезмәт­кәрләре дә минем белән сөйләшеп чыкты.
Ахырда мин телефонны өзеп куеп, эшләремне кырык якка ташлап, бу компания хакында белергә теләп, Интернетка кердем, мәгълүмат туплый, дуслар-танышлар, “Арбат” белән очрашканнар белән аралаша башладым. Менә нәр­сәләр ачыкладым.
“Арбат” Уфаны әле күп­тән түгел генә “яулый” башлаган икән. Моңа кадәр иле­безнең бик күп башка шә­һәр­ләрендә шоулар үткәр­гән. Миңа шалтыраткан кебек, клиентларны шулай шалтыратып табалар икән. Иң башта кешенең яшен сорыйлар. Аларны 35-40 яшь­ләрдән алып, 65-70 яшькә кадәр булган кеше­ләр кызыксындыра. Соңын­нан — бик матур вәгъдәләр хакындагы сөйләшү һәм чакыру җибәрер өчен адрес таләп итү. Әйтелгән адреска, матур итеп бизәлгән чакыру, чынлап та, җибәрелә. “Арбат”лылар чарага һич­шиксез паспорт белән килү­не үтенә, югыйсә, бүләкне алып булмый икән. Ресторанга чынлап та чакыру кә­газе буенча кертәләр, исем­леккә терки­ләр. Шуннан матур, шәһәрдә билгеле рес­торанда шоу башлана. Лә­кин ул Мака­ре­вичның кулинар шоуларыннан бик нык аерыла. Бар нәрсә “Арбат”­ның яхшы савыт-сабасы янында бөте­релә. Ләкин игътибарны җәлеп итә, зиһенне тарата. Тәнәфестә әле бу шоудан айнып бетә алмаган кеше­ләргә әзер­лән­гән бер­дәнбер ризыктан – пирогтан авыз иттерәләр. Ашап бетү белән яныңа “Арбат” хез­мәткәре килеп баса һәм үзең белән генә сөйләшеп алырга телә­вен белдерә. Нәтиҗәдә, син компаниянең берничә хез­мәткәре белән бер бүл­мәдә ялгызың каласың. Шунда сине төрле яктан яхшы савыт-сабаны алырга кыстау, үгетләү башлана. Га­җәп, күпләр ничек итеп кредитка савыт-саба алу хакындагы килешүгә кул куйганын сизми дә кала. Шуннан ягымлы хезмәткәрләр сине компания машинасында алган “бүләгең”, 100-150 мең­гә сатып алган савыт-сабаң белән өеңә кадәр китереп куя. “Айну” соңрак, кредитны түли башлагач килә...
Бер карасаң, бу компанияне мошенниклар дию дә авыр. Беркем дә сиңа янамый, кыйнамый, мәҗбүр ит­ми. Кеше үз кулы белән ки­лешүгә кул куя. Ләкин күп­ләр ничек һәм ни өчен кул куйганын аңламый да кала. Өстәвенә, ул савыт-саба­ның сыйфаты да яхшы түгел, дип исбатлый күпләр. Ә нинди хакка! “Арбат” хезмәт­кәрләренең маркетинг алымнарын усал ният­тә файдалануы көн кебек ачык. Алар яшь булмаган, өлкәнрәк яшьтәге кеше­ләрне дә махсус сайлый, чөнки кеше олыгая төшкәч, сәламәт туклану, гомерне сыйфатлы һәм озынрак итү хакында уйлана башлый.
“Арбат”тан яшьрәк ке­шегә дә шалтыратырга мөм­киннәр. Ләкин шоуга чакырып түгел, ә эш тәкъдим итеп. Яхшы хезмәт хакы алыр өчен кешеләрне алдап, савыт-сабаны сатарга гына кирәк...
Соңгы елларда болай да җиңел яшәмәгән халыкны алдауның нинди ысул­лары гына уйлап табылмады. Ябыктыручы таблеткалар, искиткеч өй техникасы, минут эчендә яшәр­түче кремнар, барлык авы­руларыңны юк итүче майлар, тагын әллә нәрсә­ләр... Аларны сатуның да юллары төрле булды. Кем-нәр­дер бичара карт-корыны алдап, өйдән-өйгә кереп йөрде, икенчеләр кеше­ләрне юлда китеп барган җиреннән туктатып, аның бүләк отуы хакында хәбәр итте һәм фәлән меңлек әйберен сатып китте, кемдер телефоннарга смслар юллады.
“Арбат” — минем­чә, алдауның яңа, әле кулланылмаган ысулы. Шуңа ке­ше­ләргә, аеруча өлкән яшь­тәгеләргә, бу компания бе­лән бәйләнешкә кермәскә киңәш итәсе килә. Хәтта кызык өчен, вакытны үткәрү, мавыктыргыч тамаша карар өчен генә барырга уйласагыз да, сак булыгыз. Сезнең белән бу эшкә махсус рә­вештә берничә ай укыган сәләтле психологлар, менеджерлар, маркетологлар, хәтта гипноз алымнарын белүчеләр эш итүен онытмагыз...
Читайте нас