0 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 сентябрь 2017, 02:00

Бердәмлек үрнәге күрсәттек!

10 сентябрьдә – Бердәм тавыш бирү көнендә — Русиядә төрле дәрәҗәдәге алты меңләп сайлау кампаниясе узды. Илнең 16 төбә­гендә губернатор сайлаулары, Дәүләт думасына өстәмә ике депутат сайлау, 6 төбәк һәм 11 шәһәр парламентына сайлаулар үтте.

Губернаторларны турыдан-туры сайлаулар Бурятиядә, Карелиядә, Мор­довиядә, Марий Элда, Удмуртия­дә, Пермь краенда, Белгород, Калининград, Киров, Новгород, Рязань, Саратов, Свердловск, Томск, Ярославль өлкәләрендә һәм беренче тапкыр Севастополь шәһәрендә үтте.
Адыгейда һәм Төньяк Осетия-Аланиядә, Удмуртиядә, Краснодар краенда, Пенза, Саратов һәм Сахалин өлкәләрендә депутатлар сайланды. Моннан тыш, 11 төбәк башкаласында шәһәр парламентына сайлаулар узды. Якутскида исә шәһәр башлыгын турыдан-туры сайладылар.
Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көнендә урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайланды. Барлыгы 168, шул исәптән, Белорет һәм Бөре шәһәрләре, Уфа районының Йоматау авыл Советларына депутатлар сайлау кампаниясе үтте.
Тавыш бирүдә 89640 кеше катнашты, бу — исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 52 проценты.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча “Бердәм Русия” – 193, “Гадел Русия” – 14, ЛДПР – 6, КПРФ – 2, “Русия патриотлары” – 3, “Гаделлек өчен пенсионерлар партиясе” 1 депутат мандатына ия булды, 37 мандат – үз-үзен күрсәтүчеләрдә.
Бердәм тавыш бирү көнендә төрле дәрәҗәдәге урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлау буенча өстәмә 168 сайлау кампаниясе булып, 256 депутат мандаты алмаштырылды. Аларның 50се – төп сайлауларда: Белорет шәһәр биләмәсе Советына – 20, Бөре шәһәр биләмәсе Советына – 20, Уфа районының Йоматау авыл биләмәсе Советына – 10, калган 206сы – өстәмә сайлауларда.
Сайлау кампаниясен үткәрүне оештыруда 49 территориаль сайлау комиссиясе катнашты. Сайлаулар 285 сайлау участогында үтте, беренче тапкыр QR-код белән тавыш бирү йомгаклары турында протокол әзерләү технологиясе кулланылды.
Башкортстанның Сайлаулар турында кодексына ярашлы, сайлауларда тавыш бирү көненә кадәр 30 августтан 9 сентябрьгә кадәр сайлаучылар алдан тавыш бирде.
Сайлау барышын һәм тавышларны санауны 200дән артык участок сайлау комиссиясе әгъзасы һәм 400дән артык күзәтүче күзәтте. Сайлау кампаниясен яктырту өчен Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә 50 матбугат чарасыннан 144 журналист аккредитация үтте.
Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенең рәсми сайтында “Сайлау -2017” бүлеге булдырылды, анда әлеге кампания турында барлык актуаль мәгълүмат тупланды. Моннан тыш, сайлау турында мәгълүматлар муниципаль берәмлекләр сайтларының территориаль сайлау комиссияләре бүлегендә урнаштырылды.
Читайте нас