"Хезмәт Герое" исеме Советлар Союзында 1928-38 елларда гамәлдә булган, ә 1938-91 елларда фидакарь хезмәткәрләргә "Социалистик Хезмәт Герое" исеме бирелде.
Билгеле булуынча, 2013 елда Русия Президенты указы белән "Хезмәт Герое" исеме тергезелде. Аның алтын медале дәүләт, җәмәгать һәм хуҗалык эшчәнлегендә ирешкән яхшы нәтиҗәләр өчен тапшырыла. Лауреатларга Социалистик Хезмәт Геройларына күрсәтелгән кебек социаль ярдәм тәгаенләнә. 2013 елда соңгыларына ай саен 35,2 мең сум түләнгән.