Ул форумның пленар утырышында һәм Русия төбәкләренең экспорты турындагы фикер алышуда катнашты. Форум кысаларында инвестицион килешүләргә һәм берничә зур компания белән хезмәттәшлек итү турындагы документларга кул куелачак.
Делегация эшчәнлегендә төбәкнең социаль-икътисади үсеше, илгә инвестицияләр җәлеп итү, дәүләт белән идарә итүдә яңа механизмнар куллану, технологик үсештә фән казанышларын куллану һәм башка мәсьәләләр күтәреләчәк.